Әтнә таңы

Киләчәкне күздә тотып

Буыннар ныклыгы заман җилләре белән сыналган чорда яшибез... Бөтен нәрсә акча белән исәпләнгән бу заманда яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә игътибар көннән-көн кими.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, нәкъ менә буыннар арасын бәйләү һәм патриотик тәрбия бирүне көчәйтү максатыннан тыл хезмәтчәннәре белән яшьләрне бергә Мәскәү шәһәренә, сугыш белән бәйле урыннарга экскурсиягә алып баруны оештырды. Инде хәбәр иткәнебезчә, Кышлау авылыннан Бәхрәм абый Абдуллин һәм Олы Әтнәдән Мөнәвәрә апа Хәсәнова, студент егет Ленар Галәветдинов һәм Олы Әтнә урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Рамил Минһаҗев бардылар бу сәяхәткә. Мөнәвәрә апа Хәсәнова кыскача гына безгә дә сәяхәте турында сөйләде. Ул үзе чыгышы белән Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы кызы. Сугыш чоры баласы буларак ачлыгын да күргән, аның авыр йөген өлкәннәр белән бертигез тарт­кан кеше. Гаиләсенә дә кагылмый калмый - кансыз сугыш өч абыйсын тартып ала аның. Минзәләдә бухгалтер курсларын бетергәч, Олы Әтнәгә апасы белән җизнәсенә кунакка кайткан җирдән булачак тормыш иптәшен очрата. Гомер буе авыл советында бухгалтер булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга. Иптәше белән ике ул, бер кыз үстерәләр. Ләкин, язмыштан узмыш булмаган кебек, сынаулар тыныч тормышта да урап узмый аны. Раил исемле улы 21 яшендә, Алтай краенда армия хезмәте үткән вакытта һәлак була. Ана йөрәге нихәл түзгәндер, үз башыннан узганнар гына аңлар аның хәлен. Авыр хатирәләрдән арындырырга теләп, Мәскәү турында сорыйм. Мөнәвәрә апа җанланып китеп, онытканчы дигәндәй, ашыгып, әле күптән түгел генә булып үткән истәлекләре белән уртаклашты.

Реклама

Мәскәү шәһәренең сугыш белән бәйле үзенчәлекле урыннарыннан "Поклонная Гора"га барулары, андагы җиде герой шәһәргә багышлап эшләнгән панорама бик көчле тәэсирләр калдырган. "Нәкъ сугышның эчендә кебек хис итәсең үзеңне, тирә-якта атышалар, шунда ук яралылар, авып яткан танклар, яннан ук рәт-рәт тезелеп сугышчылар узып китә... Күңел яраларын кузгатырдай, сугышның нинди кайгылар китерүен һәркемнең йөрәгенә се­ңәрдәй итеп эшләнгән бу музей яшь буынга патрио­тик тәрбия бирүдә бик зур әһәмияткә ия". Кызыл Мәйданда да, Яңа Арбатта да булганнар алар, Александр бакчасында каравыл алы­шынганны да караганнар. Шуларның барысы да бер көн эчендә. Үзләре белән барган егетләрне дә мактап туя алмый Мөнәвәрә апа. "Аларның осталыклары, аларның тәмле теллелекләре. Сөйләшә башласалар, авызларына каратып тоталар, аз гына арттарак калсаң - күз уңыннан җуймый, хәзер йөгереп килеп җитәләр". 2010 елда Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, Волгоград шәһәренә баруны да оештырган халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиевага да бик рәхмәтле ул. Гомумән, тормышның ачысын-төчесен татыган, бүген булганына шөкер итеп яшәгән ачык йөзле, киң күңелле Мөнәвәрә апа Хәсәнованың теләге бер - бүтән бер буын да сугыш хәсрәтен күрмәсен, шул ук вакытта ул китергән кайгы-хәсрәтне дә онытмасын иде. Без дә аның теләкләренә кушылып мондый сәяхәтләрнең күбрәк оештырылуын теләп калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: