Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәк самолетын төзиләр - "Әтнә таңы"

Бөекбританиянең бер фирмасы амбициоз проект - киләчәк самолетын төзергә финанслар бүленеп бирелүе турында хәбәр итә. Әлегә Лондоннан Австралиягә 20 сәгать тирәсе очарга кирәк. Ә инде яңа самолет гамәлгә кергәч 300 пассажир бу араны 4 сәгатьтә уза алачак. Фирманы оештыручы шулай дип саный. Тагын 1,5 елдан андый самолет оча башлаячак дип...

Бөекбританиянең бер фирмасы амбициоз проект - киләчәк самолетын төзергә финанслар бүленеп бирелүе турында хәбәр итә. Әлегә Лондоннан Австралиягә 20 сәгать тирәсе очарга кирәк. Ә инде яңа самолет гамәлгә кергәч 300 пассажир бу араны 4 сәгатьтә уза алачак. Фирманы оештыручы шулай дип саный. Тагын 1,5 елдан андый самолет оча башлаячак дип вәгъдә итә. Двигатель дә, самолет корпусы да яңача, өстәвенә һава каршылыгы булмасын өчен ул хәзергеләрдән 2,5 тапкыр югарырак оча. Тизлеге сәгатенә 6000 километр булыр, диләр.

Тагын бер компания 2050 елга сәгатенә 4500 километр тизлекле самолет төзергә җыена. Мондый проект безнең илдә дә бар. Шулай да мондый самолетларның коммерция ягыннан отышлы булуы хакында җитди шикләнүләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев