Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Киләчәккә билет”

15 декабрь көнне Казанда республика күләмендә үткәрелгән "Киләчәккә билет" иҗади эшләр бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурсның финал этабында 127 иҗади эш катнашты. Шулар арасыннан дүрт номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкләү тантанасына исә республикабызның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 17 укучы чакырылды. Җиңүчеләр арасында Олы Әтнә урта мәктәбененең 10 нчы сыйныф укучысы...

15 декабрь көнне Казанда республика күләмендә үткәрелгән "Киләчәккә билет" иҗади эшләр бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурсның финал этабында 127 иҗади эш катнашты. Шулар арасыннан дүрт номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкләү тантанасына исә республикабызның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 17 укучы чакырылды. Җиңүчеләр арасында Олы Әтнә урта мәктәбененең 10 нчы сыйныф укучысы Хөснетдинов Алмаз Фәнис улы (җитәкчесе Миһаҗева Галия Салиховна) һәм Яңа Шашы төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сафин Рәниф Рәдиф улы (укытучысы Корбанова Гөлнара Фәргать кызы) да бар иде. Укучыларга кыйммәтле бүләк-сертификатлар тапшырылды. Моннан тыш аларга экскурсия оештырылды һәм мастер-класслар уздырылды. Мәшгульлек үзәге тарафыннан менә инде җиденче ел рәттән уздырылучы бу бәйгедә даими катнашкан әлеге ике мәктәпкә рәхмәт белдерелде. Республикакүләм бәйгеләрдә берничә ел дәвамында призлы урыннар яулаучы укучылар булуы чыннан да күңелле күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев