Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәккә өмет уятты

Матур язгы ял иртәсендә Чембулат авылы клубы балаларны үзенә җыйды.Менә өченче ел рәттән Мамыш авылы имамы Рубис хәзрәт балалар белән дини бәйге оештыра.Кичәгә килгән һәрбер кешенең мөселманча матур киемнәрдән булуы күңелгә ниндидер җылылык өсти. Күңгәр авылы баш имамы Рубис абый Шакировның килүе бәйрәмне тагын да нурландырып җибәрде.Аның эчтәлекле вәгазьләре күңелгә...

Матур язгы ял иртәсендә Чембулат авылы клубы балаларны үзенә җыйды.Менә өченче ел рәттән Мамыш авылы имамы Рубис хәзрәт балалар белән дини бәйге оештыра.Кичәгә килгән һәрбер кешенең мөселманча матур киемнәрдән булуы күңелгә ниндидер җылылык өсти.

Күңгәр авылы баш имамы Рубис абый Шакировның килүе бәйрәмне тагын да нурландырып җибәрде.Аның эчтәлекле вәгазьләре күңелгә үтеп кереп, җаннарны дәвалап кына калмыйча, киләчәккә өмет, изгелекләр эшлисе килү теләге уята.

Ничек күңелле, һәрбер бала күпме сүрә өйрәнеп килгән?!

Балалар үзләре азан әйтте, намаз укып күрсәтүчеләр дә булды.Дини бәйгенең сорауларына тулы һәм төгәл итеп җавап бирделәр. Кичәне Гөлнара Фәргать кызы алып барды.Бәйрәмнең һәр этабы уйланылган, үзен җаваплы хис итеп бу эшне башкарып чыкты.Бу кичәдә Яңа Шашы төп белем бирү мәктәбе һәм аңа караган башлангыч авыл мәктәпләре укучылары көч сынашты. Аллаһы Тәгалә бу балаларның укуларында тагын да көч өстәсен.

Рубис абыйның килгән кунаклар белән лоторея уены уйнатуы традициягә әйләнеп бара дип әйтергә була. Башта номерлар өләшенде.Аннан сорауларга җавап биргәннән соң гына кунаклар бүләккә ия булдылар. Сораулар бик җиңелләрдән түгел иде.Күңелләребездәге бушлыкны тутыру өчен һәрдаим һәрберебез дини белемнәрне арттыру өстендә эш алып бара алсак әйбәт булыр иде.

Рубис абыйның уң кулы булган китапханәче Надия Нәҗмиеваның балаларга гарәп графикасы танытуда өлеше гаять дәрәҗәдә зур.

Иске Җогып авылы имамы Ирек хәзрәт Шәрәфиевның да вәгазьләре күңелләргә тиярлек булды. Раббым, шундый игелекле адымлы безнең хәзрәтләребезгә тагы да тел байлыкларын биреп, бәндәләренгә иман нурларын иңдерергә насыйп итсәң иде.

Бәйге тәмамланды. Елдагыча егетләребез алдынгы урыннарны берәүгә дә бирмиләр. Кышлау авылыннан 4нче сыйныф укучысы Җиһаншин Ислам беренче урынга лаек булды.Ул үзенең әбисе, (озак еллар шул авылда башлангыч сыйныфларга белем биргән)Венера апа белән килгән.Венера апаның үзе иҗат иткән мөнәҗәтне башкару барыбызның да күңеленә хуш килде. Ел саен ерак араларны якын итеп, Казан шәһәреннән -Ислам Мәгъсумовның чыгышын да яратып кабул иттек. Иске Җогыптан Шәрәфиев Булат, бертуган Фәйзуллиннарның озын сүрәләрне яттан сөйли белүләренә, гарәп графикасын тиз арада үзләштерүләренә сокланып утырдык. Барлык килгән балаларның да исемнәрен язып бетерү мөмкин түгел. Шулай ук кызлар арасыннан да Кышлау авылыннан Әдилә Сираҗиеваның осталыгын күреп,бары мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Һәрбер баланың дини белемнәр туплавы аларның укуларында фәкать ярдәм итәчәк дигән фикердә каласы килә. Киләчәктә аларны әхлаклы, ярдәмчел, изгелек эшләргә омтылучы балалар итеп күрәсе килә.

Шушы дини бәйрәмне оештырган Рубис абыйга һәм аңа ярдәм иткән башка авыл имамнарыбызга,җирле үзидарәгә, бигрәк тә"Таң" колхозы рәисе Алмаз Сибагатуллинга чиксез рәхмәт хисләребезне белдерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев