Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Килер бер көн...

Бу гыйбарәне хәтерлисезме? Болайрак яңгырый ул: Килер бер көн, этләр йөрер төркем-төркем. Эшкә илтүче сукмактан барганда каршыга этләр өере килеп чыккач искә төште ул гыйбарә. Шунысы сәер тоелды - кыргый этләр түгел алар, хуҗалары да бар. Тик 7 эт өер хасил итеп урамда йөри. "Тими алар", - диләр. Соң кечкенә...

Бу гыйбарәне хәтерлисезме? Болайрак яңгырый ул: Килер бер көн, этләр йөрер төркем-төркем.

Эшкә илтүче сукмактан барганда каршыга этләр өере килеп чыккач искә төште ул гыйбарә. Шунысы сәер тоелды - кыргый этләр түгел алар, хуҗалары да бар. Тик 7 эт өер хасил итеп урамда йөри. "Тими алар", - диләр. Соң кечкенә балага, олы әбиләргә аңлатып кара син аларның тимәгәнен. Куркудан тотлыга торган булып калырга да мөмкин.

Ә каршыга килгән этләргә юл биреп кырыйга чыгарга туры килде. Карга батып озак кына басып тордым... 7 эт минем яннан ыржаеп көлә-көлә узып киткәнче...

Авыл җирлеге хезмәткәрләре белән дә сөйләштек бу хакта. Хуҗаларына кирәкми икән, кешеләрн куркыталар икән, берәр чарасын күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев