Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Килгән саен елатып кайтып китәсез...”

Кичә 16 апрель кичендә, Г.Камал сәхнәсендә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары башкала халкына Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" әсәренә куелган спектакльне күрсәттеләр. Мондый зур чараны, башкалада спектакль куюны башкача атап булмый, монысы икенче башкала:Мәскәү сәхнәсенә менгәндә дә шундый зур дулкынлану кичергән идек. Артистларны әйткән дә юк, без, тамашачылар...

Кичә 16 апрель кичендә, Г.Камал сәхнәсендә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары башкала халкына Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" әсәренә куелган спектакльне күрсәттеләр.

Мондый зур чараны, башкалада спектакль куюны башкача атап булмый, монысы икенче башкала:Мәскәү сәхнәсенә менгәндә дә шундый зур дулкынлану кичергән идек. Артистларны әйткән дә юк, без, тамашачылар борчылабыз аларның чыгышына. Теләк бер генә: "Уйный алсалар ярар иде".

  • Аллага шөкер, Казан халкы яхшы кабул итте. Тамаша залы тулы иде, билет ала алмыйча, ничек керергә белмичә йөрүчеләр дә булды. Билетлар сатылып беткән иде... Спектакль тәмамлангач, тамашачы басып алкышлады. Әтнәдә гел шулай була. Ә монда Казан... Дулкынландык билгеле. Казан халкына без бик рәхмәтле, алар безне беләләр, алар безне көтеп алалар. Тәэсирләр зур үзебездә дә... Артистларыбыз да әйбәт уйнадылар... - ди театрыбызның директоры Ленур Зәйнуллин.

Аның сүзләренә дәлил:

  • Бик тәэсирләнеп, рухланып, елап утырды Казан тамашачасы... Килгән саен елатып кайтып китәсез бит Сез, Әтнәлеләр, шуңа күрә дә алма төшәрлек тә урын булмый бит!!! Сездә һәр драматургның күңел халәтен ача ала торган серле бер көч бар, шуның өчен дә мин сезне бик яратып көтеп алам. Сәет абый Шәкүров минем нәсел драматургы, аның турында онытмагансыз,бик зур рәхмәт Сезгә!!! Иҗатыгыз гөрләп торсын, яңадан-яңа премьералар көтеп калабыз Сездән!!! - дип язган Казаннан Раилә Муксинова-Ваһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев