Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кило ярым прәннеккә Әтнәләрнең җавабы

Кайтыгыз туганнар авылга Сез бик якын бит безгә. Кило ярым прәннексез дә Без шат булабыз сезгә! Туганнарым, сез кайтыгыз Бәрәңге утыртырга. Хуш исле печәннәр белән Печәнлек тутырырга. Туганнар белән күңелле Бәрәңге алулары. Авыр эштән изрәп китеп Йокыга талулары. Туганнарым, еш кайтыгыз Безне чит-ят итмәгез. Ләкин эш барлыгын күргәч Кире кайтып...

Кайтыгыз туганнар авылга

Сез бик якын бит безгә.

Кило ярым прәннексез дә

Без шат булабыз сезгә!

Туганнарым, сез кайтыгыз

Бәрәңге утыртырга.

Хуш исле печәннәр белән

Печәнлек тутырырга.

Туганнар белән күңелле

Бәрәңге алулары.

Авыр эштән изрәп китеп

Йокыга талулары.

Туганнарым, еш кайтыгыз

Безне чит-ят итмәгез.

Ләкин эш барлыгын күргәч

Кире кайтып китмәгез!

Бик күңелле була бит ул

Күмәкләшеп эшләргә.

Бар туганнар җыелышып

Бергә-бергә яшәргә.

Батыр яуларда сыналса,

Туганнар күмәк эштә.

Бердәм булыйк без, туганнар,

Авылдагы һәр эштә.

Авыл белән берничек тә

Өзмәгез сез исәпне.

Бит авылдагы эшләрдә

Һәр кеше дә исәпле.

Уртак хезмәт нәтиҗәсе

Күренә бит көз көне.

Үз хезмәтең кергән нигъмәт

Тәмле була кыш көне.

Кайтыгыз туганнарыбыз

Туган нигезебезгә.

Кило ярым прәннексез дә

Сез бик газиз бит безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X