Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кимедә – Кышкы Сабантуй!

Күлле-Киме авылында 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, һәр елда уздырыла торган "Кышкы Сабантуй" үтте. Көннең салкын булуына карамастан, кеше күп килде, шуңа да бәйрәм бик җанлы, җиренә җитеп узды. Авыл халкы, бәйрәмгә кайткан кунаклар,төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Көн суык булгач, кайнар коймак, шашлык, казанда пешкән ботка белән дә...

Сабантуйда 4 авылдан килгән хоккей командалары да үзара ярышып, көчләрен, җитезлекләрен сынадылар. Киеренке барган ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: I урында - Әйшияз, II урында - Ары, III урында - Дусым, IV урында Күлле Киме авылы командалары. Командаларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр бирелде.
Кышкы Сабантуй Сочида уздырылган Олимпиада уеннарының ябылу көненә туры килүе белән дә шатланабыз. Бәйрәмне уздыруда матди ярдәм күрсәткән "ООО Дусым" хужалык җитәкчеләренә, җирле үзидарә хезмәткәрләренә, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт.
Калганын фотолар сэйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев