Әтнә таңы

Хокук хезмәткәрләре бер бүлмәгә җыелды

Алдан хәбәр ителгәнчә, “Ашыт” мәдәни һәм спорт үзәгенең икенче каттагы халыкны кабул итү бүлмәсендә, “Россия юристлар ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган, бушлай юридик ярдәм көне узды.

Реклама

Бу чара якынлашып килүче Россия Федерация­се Конституциясе көне уңаеннан үткәрелде. Ул кабул итүчеләрнең үзара алышынып торуы белән, иртәнге 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр дәвам итте. Чара кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Пенсия фондының Әтнә бүлеге белгече Рафис Хәкимов, Суд приставларының Арча һәм Әтнә районнары буенча хезмәте җитәкчесе урынбасары Айдар Хәбибуллин, нотариус Дамир Әхмәтбаев, “БТИ” акционер җәмгыятенең Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Илфар Хөсәенов, адвокат Ольга Новикова халыкның күп санлы сорауларына җавап бирделәр.
Депутат киләсе елны районда, ә төгәл әйтсәк, Каенсар урманлыгында чаңгы базасы төзеләчәген әйтеп куандырды. Суд приставына ЮХИДИ штрафлары буенча мөрәҗәгать иттеләр. Әйтик, “Ни өчен күп очракта элекке кебек штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге бирүче “Бәхет хаты” килми, ә суд приставлары хезмәтеннән килеп төшә?” – дип сорадылар. Шул ук вакытта, алимент алу буенча да сорау бирделәр.
Сер түгел, безнең халыкның шундый үзенчәлеге бар – еш кына теге яки бу сорау белән редакциягә, күршегә, туганга, хәтта “Аның белән дә шундый хәл булган икән” дип таныш булмаган кешегә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә монда белгечләрнең “тулы комплекты” сорау-үтенечләргә бушлай җавап бирде. Шөкер, шушы мөмкинлекне эләктереп алучылар да бар иде. Кыскасы, мондый ярдәм Әтнә халкы өчен бик урынлы булды. Көн дәвамында 5 белгечкә 12 сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Ә иң куанычлысы – кара-каршы аралашып, сорауларына төгәл җавап алдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: