Кызыл галстуклы балачагым илчесе
"Иптәш өлкән пионервожатый, Иван Кожедуб исемендәге дружина тантаналы линейкага әзер!.. "Хатирәләр, хатирәләр... Инде мәктәпне тәмамлавыбызга да 30 елга якын вакыт үткән. Ә безнең ул чактагы япь-яшь, искиткеч чибәр һәм ягымлы өлкән пионервожатыебызга - 55 яшь.
Әйе, заманында октябрят, пионер, комсомол сафларында тәрбияләндек. Ул вакытта бу безнең яшәү рәвешебез иде. Тырышып укыдык, җәмәгать эшләрендә актив катнаштык, тимурчылык хәрәкәтенә кушылып, өлкәннәргә ярдәм иттек. Һәр укучы, эзтабар булып, заман елъязмасының сәхифәләрен тарихка теркәп калдыруга үз өлешен кертте, киләчәккә үз юлын сайлады. Ә бу эшләрнең башында, әйдәүче вазыйфасын үз җаваплылыгына алып, өлкән пионервожатыебыз Резида апа торды. Яшь кызны мәктәп ни өчен үзенә тарткан соң? Бәлки сугыш ветераны, 50 елга якын укытучы булып эшләгән әтисе Сәет абыйның йогынтысы булгандыр? Резида апа мәктәпкә эшкә килгәннән соң, читтән торып, педагогия институтының математика бүлеген тәмамлый. Язмыштырмы, аның 30 ел гомере балалар арасында укытучы түгел, ә пионервожатый буларак үтә.
Әйе, бүгенгедәй хәтердә: кайда күңелле шау-шу, уен-көлке, кайда балалар - ул шунда. Резида апа балалар ялын мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештырды. Эшләрне җиренә җиткереп оештыра алу сәләтен Ходай аңа өеп биргән. Кая гына эшләсә дә, нинди генә һөнәрне сайласа да, кайсы гына өлкәгә йөрәген, сәләтен бирсә дә, Резида апа беркайда да югалып калмас иде. Һәр урында үз эшенең чын остасы булып, үзенә карата ихтирам казаныр иде. Хәзер шул елларның истәлеге булган мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары саклана. Ә алар бик күп...
Янында олы таянычы - тормыш иптәше, үзенең бар гомерен мәктәптә физкультура укытуга багышлаган, үз эшенә чын күңеленнән бирелгән, балаларны ихлас яраткан Рәшит абый бар. Югыйсә, бүген дә эшеннән тәм табып, ялкынлы пионер булып яши алыр идемени Резида апа?! Әйе, ул тормышта барысына да ирешкән. Укучылар белән уртак телне тиз тапкангамы, аны балалар да, әти-әниләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Катлаулы балачак иленең армас-талмас әйдәманы була алу, яшьләргә үз тәрбиясен җиткерерлек белгеч булып җитешү тагын да зур бәхет. Гаиләсендә исә ул - балалары өчен җанын бирергә әзер торучы әйбәт әни. Балалары да тормышта үз юлларын таптылар, матур итеп яшиләр һәм эшлиләр. Гөлиясе белән Салаваты икесе дә югары белемле, кызлары инде тормышта. Кече уллары Азат та, техникумны тәмамлап, үзенә ошаган хезмәт башкара. Шулай ук озак еллар буе мәктәп яны лагере начальнигы булып эшләве дә Резида Сәет кызы Садыкованың тырышлыгы, төгәллеге хакында сөйли. Бүген дә бөтен кичен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Резида апага шушы юбилей көннәрендә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, Рәшит абый белән тигезлектә яшәп, балаларының кадерлеләре булып, озын-озак гомер кичерергә язсын.
Әйе, 30 елдан соң янә пионер балачагыма кайткандай булам, колагымда кызыл галстуклы балачагым тавышы: "...Рапорт бирде дружина советы председателе Әхмәтова Рәмлә. Дружина "вольно!"...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.7000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.22700
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.7100
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.12700
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13500
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.8500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30304
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика