Кызлар кыздырды
Түбән Көек мәдәният йортында, РТС (Яңа Әтнә) үзешчәннәре килеп "Кызлар кыздыра" дип исемләнгән 2 сәгатьлек концерт белән шаккатырдылар.
Икеләнеп килми калучылар да күп булгандыр, нишлисең, артистлар түгел бит алар! Концертка килеп 2 сәгать буе "Мунча ташы" күренешләре белән бәйләнгән көлдермешләре, сәнгатьле итеп укылган нәфис сүзләрен, җырларын тыңлау, биюләрен карау килгән барлык тамашачының да күңеленә ямь өстәми калмагандыр. Без өйрәнгән бит инде, "әй, малай-шалайлар концерты җүнле буламыни ул", дип. Вәт менә, дөрестән дә исеме җисеменә туры килде. "Кыздырып мы кыздырдылар".
Тормыштан алган маҗаралар, авыл халкының сөт бирү күренеше белән башлап җибәрделәр (Мөхәммәтҗанова Зөһрә һәм Солтанова Сөмбел), ике кодагый булып җырлаган шаян җырларын тыңлаганда, Әтнә театры артистлары Гөлнур апа белән Гәүһәрия апалар искә төште. Ул исерек Кортыш (Кадрия Закирова), Йолкыш (Камалиева Эльмира) уйнап та карадылар. Йолкышының күкрәгенә күз төшмәсә, егет кеше дип уйларсың валлаһи, "Мунча ташы"на барып уйнасалар да була. Биюче кызлар, егетләр дә югалып калмадылар. Мари биюен башкаручыларны аерым әйтми мөмкин түгел (Бариева Инзилә, Галимов Ильяр), чын марилар диярсең, йөзләре үк сәхнәне бизи. Авыл советы хезмәткәре Садыкова Әлфия белән Галимова Эльмираның кияүгә баручы әбиләр ролен бик оста уйнадылар, Әлфияне чын Серафима Гусева дияргә була. Электр элемтә бүлегендә эшләүче Реваль Әхмәтҗанов җырлап тагын да җанландырып җибәрде, "Җырлыйк әле" конкурсында катнашып, чыгыш ясаган Дамирә апайның тавышына сокланмый мөмкин түгел. Баянга (баянчылары Мансур абый, Фарис Биккинин) кушылып җырлыйлар. Алып баручы Сылу исемле кыз да бик оста.
Концерт программасын төзүчеләр - Гыйлаҗева Алсу, Шәрәфиева Сәлимә. Ялыктырмый торган, бай эчтәлекле, кеше күңеленә үтәрлек итеп уйлаганнар. Боткага да тиешле тәмләткечләрен салып пешермәсәң тәмле булмый. Тәме дә, шикәре дә, балы да, тозы да җитәрлек булган. Әзер артистлар концертын карарга өйрәнеп беткән бер мәлдә, менә сиңа мә, үзебезнең арада да артистлар күп икәнлегенә инанасың. Концертта катнашучыларның барысы да башка тармакта эшләүчеләр, артистлар кебек шул концерт номерлары өстендә генә эшләп утырмыйлар, нинди зур концерт әзерләгәннәр.
Афәрин Ыртыеслылар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 18:00“Атнинский оконный завод” “Атнинский оконный завод” районыбызның барлык гүзәл затларын язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.3400
-
8 март 2021 - 17:00Район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы котлый Ихтирам белән район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы3200
-
8 март 2021 - 16:00Ирек Мөхәммәтшин котлый Ирек Мөхәммәтшин, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе5400
-
8 март 2021 - 15:00Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре котлый Ихтирам белән Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре3700
-
8 март 2021 - 14:00Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе котлый Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе3900
-
8 март 2021 - 13:00Руслан Фәйзрахманов котлый Руслан Фәйзрахманов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе6100
-
8 март 2021 - 12:00Айнур Ямалмев хатын-кызларны котлады ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хатын-кызларны, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.3100
-
8 март 2021 - 11:00Ленур Зәйнуллин котлый Ленур Зәйнуллин, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры5400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.6100
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.4300
-
8 март 2021 - 08:00Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.6501
-
5 март 2021 - 12:00Өчесе дә авыл җанлылар Язның тәүге бәйрәме ишек кага – ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде.26501
-
5 март 2021 - 09:30Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы уза Бүген Олы Мәңгәр авылында Ильдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы башланып китте.22400
-
5 март 2021 - 10:20Күрше районда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.21300
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?19200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика