Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“КЫЗЛАР БИК ТЫРЫШ...”

Авыл почтальоннары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз биш авылга хезмәт күрсәткән Күәм почта бүлекчәсендә эшләүче кызлар турында.

Кызларның эшләре нәкъ кызган мәленә туры килдек. Без кергәндә почта бүлегендә гөрләшеп газет-журналларны кабул итеп яталар иде. Алар үз эшләре белән мавыккан арада Күәм почта бүлекчәсе мөдире Гөлнара Бариева белән әңгәмә корып алдык. Гөлнара үзе Шимбер авылында туган. Гаиләләре белән Күәмгә күчеп килгәч, биредә урта мәктәпне тәмамлаган, аннары укуын Әтнә техникумында дәвам иткән. Тормыш иптәше Фаил "Тукай" хуҗалыгында эшли. Улларына - 4 яшь. "Безнең почта бүлеге Күәм, Каенсар, Әйшияз, Дусым, Җилгелде авылларына хезмәт күрсәтә. Пен­сия-субсидияләрне ва­­кы­тында тапшырып барырга тырышабыз. Товар сатарга дип куелган 35000 планны үтәп барабыз. ГИБДД штрафларын алабыз, утка, газга, телефонга акчалар җыябыз. Те­лефон симкаларына ак­ча салабыз. Коллекти­вы­быз тату, бердәм. Кыз­лар да бик тырыш, шу­ңа алар белән эшләве дә җиңел", - ди Гөлнара. Шунда ук Каенсар һәм Әйшияз авылларында 22 ел дәвамында хат ташучы булып эшләгән Гөлназ Таһированы мактап искә алды.

Гөлназ Хәбир кызы Таһирова Әйшияз авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, 4 ел клуб мөдире булып, аннан бер ел фермада эшләгәннән соң, 1989 елдан бүгенге көнгә хәтле шушы җирлектә хат ташучы ул. Тормыш иптәше белән бер кыз, бер егет үстергәннәр, бүген инде ул оныгының яраткан дәү әнисе дә. "Тырышып эшли, планны үтәп бара" - ди аның турында җитәкчесе. Шулайдыр, әнә бит бер "Әтнә таңы" газетасын да ике авылга 74 кешегә яздыруга ирешкән ул. Дөрестән дә, бүген хат ташучы булып эшләүче кешегә бик зур җаваплылык йөкләнә. Кешеләр белән аралаша белү дә, хәтта кайвакыт психологик алымнар куллана белү дә кирәк. Бу яктан хат ташучы кызлар бер дә сынатмыйлар. Тормыш тәҗрибәсе булу да бик зур роль уйный. Ул яктан биредәге хат ташучылар арасында иң олысы булган Зәмзәмия Гариповага җиткәне юк. Әйшиязда туып үскән бу ханым 1981 елда Күәм егетенә тормышка чыга. Хуҗалыкта шофер булып эшләгән тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, кызлары инде үзләре тормышта, оныклар тәрбиялиләр. Хат ташучы булып эшли башлаганына 4 кенә ел булса да, авылдашлары арасында хөрмәт казанырга өлгергән ул. Күәмнең Зәмзәмия апага караган урамнарында гына да тугыз дистәгә якын кеше "Әтнә таңы" газетасын алдыра икән, димәк, бу ханым чыннан да үз эшенең остасы. Арча районы Югары Аты авылыннан килен булып төшкән Гөлия Хәбибуллина да, яшь кенә булса да, тырыш хезмәттәшләреннән калышмый, шулар белән бер адымда атлый. Гөлия Күәм авылының икенче яртысында газет-журналлар тарата. "Эшемне бик яратам" - ди үзе дә. Бу эштә ул 2007 елдан бирле. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем алган. Гаиләле, тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз үстерәләр. "Бездә "Әтнә таңы" газетасын бик яратып алдыралар, беренче битеннән кызыксынып карыйлар, таныш кешеләре, үзебезнең авыл турындагы язмаларны аеруча ошаталар", - ди Гөлия үзе дә. Почтальон кызлар арасында тыйнак кына елмаеп, хезмәттәшләре әйткәнне сүзсез генә хуплап утырган ханым Дусым хат ташучысы Рәзинә Әхмәдуллина икән. Эшли башлаганына әле икенче ел гына. Аңарчы күмәк хуҗалыкта эшләгән. Шун­да ук слесарь булып эш­ләгән тормыш иптәше белән ике малай, бер кыз үстерәләр икән. Күп сөйләшергә яратмаса да, үз эшенә җитди карашта икәнлеге күренеп тора. Менә шундый уңган кызлар белән танышып кайттым Күәмнән. Тырышалар, булдыралар. Шул кулыгызны җуймагыз, ки­ләчәктә газетабыз битләрендә тагын күрешергә язсын. Һәм макталып кына!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почтальон, газета