Әтнә таңы

Китап күргәзмәсе, совет чоры уенчыклары ... - ТАССРның 100 еллыгы

Быел - Татарстан Республикасы төзелүгә 99 ел. Киләсе елга олы юбилей. Әзерлек эшләре күптән башланды. Бу хакта яхшы беләсез, чөнки "Туган ягым" паркында еш кунак без. Һәр атнаны бер яңалык көтә халыкны. Ияләндек.

 Бу атнада  Олы Әтнәнең "Туган ягым" паркында район үзәк китапханәсе, балалар үзәк китапханәсе әзерләгән күргәзмә белән дә  күп кеше таныштык.

Беләбез дә, укыйбыз да онытабыз. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан китапханәнең уку залында ачылган "Бөек һәм гүзәл тарих" китап күргәзмәсе белән таныша башлагач, барысы да яңалык кебек. Кызыклы, файдалы мәгълүмат  белән таныштырган, китап күргәзмәсе әзерләгән китапханәчеләргә рәхмәттән башка сүз юк.

Районыбыз паркында һәр чәршәмбедә күргәзмәләр эшли. Кызыклы очрашулар булып тора. Бер атнада китапханәчеләр халык белән әңгәмәләр үткәрсә, икенче атнада - сәнгать мәктәбе, өченчесендә - район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, дүртенчесендә - музей хезмәткәрләрен.... күрергә була. Кыскасы, парк бер дә буш тормый.

    Бу фотоларда сез китапханәчеләребезнең күргәзмәсен, музей хезмәткәрләре әзерләгән совет чоры уенчыкларын, киемнәрен күрәсез. Хатирәләр яңардымы? Әлбәттә... Үз эшләренең осталары эшли шул бездә.

Реклама

#100летТАССР     #ТАССРга100ел

      1920 елның 27 маенда ТАССР оешу турындагы декретка Совнарком председателе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты председателе М.И.Калинин һәм ВЦИК секретаре А.С.Енукидзе тарафыннан кул куела.

1920 елның 25 июнендә Татарстан республикасында власть тантаналы рәвештә Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының Вакытлы революцион комитетына тапшырыла. Яңадан төзелгән республиканың беренче җитәкчесе итеп РКП(б) ҮК Политбюросы Сәхибгәрәй Сәид-Галиевне раслый. Нәкъ шушы көн татар халкының дәүләтчелеге игълан ителгән көн дип билгеләнә.

1920 елның ахырына кадәр Татарстан республикасында хакимият структураларын формалаштыру төгәлләнә. Шул ук елның сентябрь ахырында ТССР Советларының учредительный съездында Б.Мансуров җитәкчелегендә Үзәк башкарма комитет (ТатЦИК) сайлана. Озакламый хөкүмәт  - Халык Комиссарлары Советы – оеша, һәм аның беренче җитәкчесе итеп С.Сәид-Галиев куела.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: