Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең китап укучылары очрашты

Олы Мәңгәр китапханәсендә яңа кайткан "Татар кухнясы" китабын тәкһдир итү кичәсе булып узды. Бирегә шушы җирлекнең китап укырга яратучылар җыйналган иде. Өлкәннәрдән Халидә апа Сабирова, Тәэминэ апа Мөхәмәтҗанова, Илсур абый Шакиров, яшьрәкләрдән Хәлимә Закирова, Надия Сәфәргалиева, Фәния Зиннәтова, аыл советы хезмәткәрләре Гөлназ Мусина, Рәмзия Сабирова, мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова,...

Олы Мәңгәр китапханәсендә яңа кайткан "Татар кухнясы" китабын тәкһдир итү кичәсе булып узды. Бирегә шушы җирлекнең китап укырга яратучылар җыйналган иде. Өлкәннәрдән Халидә апа Сабирова, Тәэминэ апа Мөхәмәтҗанова, Илсур абый Шакиров, яшьрәкләрдән Хәлимә Закирова, Надия Сәфәргалиева, Фәния Зиннәтова, аыл советы хезмәткәрләре Гөлназ Мусина, Рәмзия Сабирова, мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова, Илнур Шакиров, Лилия Ибраһимова, Вәсилә Җаббарова түгәрәк өстәл артында татар халык ашлары турында, икмәк кадере турында сөйләштеләр. Кичәне бик матур итеп китапханә мөдире Гөлшат Гарифҗанова башлап җибәрде.Ул Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" романыннан икмәк турындагы өзекне укып узды. Язучының оста итеп ипи салу күренешен тасвирлавы берәүне дә битараф калдырмады. Өзекне кунаклар тын да алмый тыңладылар. Кунаклар арасында табынга куяр өчен махсус икмәк пешереп алып килүчеләр дә бар. Мәктәптә озак еллар педорганизатор булып эшләп лаеклы ялга чыккан Хәлимә апа Закированың күчтәнәч ипие, шулай ук авылыбызның уңган килене, "Ел хатын-кызы" ның зона бәйгесендә "Хатын-кыз әни" номинаңиясендә җиңүче Надия Сәфәргалиеваның кабарып пешкән күмәченнән дә авыз иттеләр кунаклар. Гаиләләре белән Казан шәһәрендә узган бәйгенең икенче турында да катнашып кайтканнар алар. Надия бәйгегә әзерләнгән мизгелләр, аннан алган кичерешләре турында да сөйләп узды. "Үзем өчен түгел, әлеге бәйгедә минем белән бергә катнашкан тормыш иптәшем Фәргать өчен куандым. Безнең чыгыштан соң бик күпләр килеп, аңа рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Киләчәккә үзебез өчен яшәү дәрте, көч җыеп кайттык", - диде. Тулырак материалны газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев