Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапханәче апа

Китапханәче һөнәре - җир йөзендәге иң изге һөнәрләрнең берсе, дияр идем мин. Һәркөнне китапханәгә төрле балалар килә. Үзләре кебек һәрберсенең теләкләре төрлечә. Кайсына кызыклы әкиятләр, кайсына дәрестә укытучы яздырган иншасын тулыландыру өчен материал, кайсына рәсемле матур, кайсына фән нигезләрен тирәнрәк өйрәнү өчен өстәмә дәреслекләр кирәк. Җитешеп табып кына өлгер. Китапханәченең...

Китапханәче һөнәре - җир йөзендәге иң изге һөнәрләрнең берсе, дияр идем мин. Һәркөнне китапханәгә төрле балалар килә. Үзләре кебек һәрберсенең теләкләре төрлечә. Кайсына кызыклы әкиятләр, кайсына дәрестә укытучы яздырган иншасын тулыландыру өчен материал, кайсына рәсемле матур, кайсына фән нигезләрен тирәнрәк өйрәнү өчен өстәмә дәреслекләр кирәк. Җитешеп табып кына өлгер. Китапханәченең төп бурычы баланы китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә бала үзе кызыксынып килерлек итеп, башка иптәшләрен дә үз артына ияртердәй итеп, төрле чаралар уйлап таба белергә тиеш.

Безнең мәктәптә авыл китапханәсе бар. Анда Вафина Луиза апа эшли. Без 4нче сыйныф укучылары китапханәгә кермәгән көннәребез бик сирәк тер. Китапханәче апа безне һәрвакыт ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала. Безне кызыксындырган китапларны сайлап бирә. Шулай ук яна китаплар белән дә таныштыра, язучыларның туган көннәре булса күргәзмә оештыра.Дәресләрдән тыш төрле чаралар да уздыра.Хәтта китапханәдән укытучы апаларыбыз да китап алып укыйлар, ничек вакыт таба икән алар? Китап уку - тел байлыгын арттыра, фикерләу сәләтен үстерә, уку тизлеген арттыруга да ярдәм итә. Компьютер заманы булса да, китапларсыз яшәп булмый. Китапларны сакларга һәм яратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев