Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапханәдә – безне сыный торган күргәзмә

"Әниемнең серле куллары" - гади генә күргәзмә түгел, безнең, сезнең күңел җылысын сорый, кешелек дәрәҗәбезне сыный торган күргәзмә. Күңгәр авылында яшәүче Гөлүсә Гатиятуллинаның кул эшләреннән торган бу күргәзмә, китапханәчеләребез тарафыннан, Азалиягә безнең ярдәм кирәклекне искә төшереп торыр өчен оештырылды. Азалиягә чираттагы операциягә керер өчен 1 апрельгә кадәр 180 000 сум...

"Әниемнең серле куллары" - гади генә күргәзмә түгел, безнең, сезнең күңел җылысын сорый, кешелек дәрәҗәбезне сыный торган күргәзмә.

Күңгәр авылында яшәүче Гөлүсә Гатиятуллинаның кул эшләреннән торган бу күргәзмә, китапханәчеләребез тарафыннан, Азалиягә безнең ярдәм кирәклекне искә төшереп торыр өчен оештырылды. Азалиягә чираттагы операциягә керер өчен 1 апрельгә кадәр 180 000 сум акча кирәк. Җан-фәрманга яшәргә тырышкан бу балага һәрберебезнең ярдәме кирәк бүген.

Барыгыз район үзәк китапханәсенә, карагыз, сокланыгыз. Китап күргәзмәләре белән янәшә оештырылган, күңел җылысы салынган бу күргәзмә дә берегезне дә битараф калдырмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев