Китеп бардың изге айда, ожмахтадыр синең урын...
Әй, исләргә төшкән саен, яңара сагыш, яра. Исәннәрне зар елатып, тиңсезләр китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара. Бу көннең бер киләсен белә идек. Тик тормышның барлык авырлыкларын күргән, әтисез калу ачысын татыган, һәрвакыт максатына үзе юл ярган сугыш чоры баласы бу яман авыртуны җиңәр кебек тоелды. Тормышка мәхәббәт, ихтыяр көче...
Ышанмадык. Ышанасыбыз килмәде. Күпне белгән, күпне татыган мөхәрриребезне соңгы юлга озатканны үз күзебез белән күрсәк тә, хушлашсак та, аның юклыгын әле дә кабул итә алмыйбыз. Килеп керер дә, "Сезне бер күреп чыгыйм дип кердем. Сезнең белән аралашкач, рәхәт була. Әйбәт эшлисез", дип, бер кочак мәгълүмат калдырып чыгып китәр төсле. Сыкранмады, зарланмады. Дөньяныкын дөньялыкта калдыра белде. "Үз аягымда йөреп торгач, әйбәт инде", - дия иде.
Әйбәт иде Марс абый. Гомере буе әйбәт булды. Тукай авыл хуҗалыгы техникумында 25 ел математика фәнен укыткан мөгаллимне олыларга укучылары сагынып ерактан кайтты. Һәркайсы җылы сүзен, рәхмәтен әйтеп китте. Бер караганда йомшак, шул ук вакытта кырыс та, таләпчән дә, кайгыртучан да, гади дә иде. Һәркайсыбызның тормышы белән яшәде. Эшләгәнне күрә, үсендерә белде.
Үзенең хезмәте дә югары бәяләнде. Атказанган укытучы, атказанган мәдәният хезмәткәре, кадерле әти, яраткан хөрмәтле ир бүген юк инде. Марс абый яратып гомер иткән Әминә апа, аның зур байлыгы булган кызлары Гөлшат, Айсылу, Айгөл ятим калдылар. Үзен юксынырга кияүләре, оныклары, кодагыйлары һәм хезмәттәшләре калды. Догачылары калды. Иртә китте. Караулы, кадерле, хөрмәтле булып китте. Зыялы, затлы булып истә калды.
Без, Марс Габделхак улы башлаган эшнең дәвамчылары, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, аның вафатын белдереп, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә бу олы хәсрәтне күтәрергә сабырлык бирсен. Ә Марс абыйның урыны җәннәттә булсын!
Бу бәхилләшү сүзе аның рухына яраткан коллективыннан соңгы сәлам һәм дога булып барсын. Амин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.5100
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.5400
-
23 гыйнвар 2021 - 18:05"Своя колея 2021" Показ проекта "Своя колея 2021" состоится 23 января в 18:004900
-
23 гыйнвар 2021 - 15:50Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы5600
-
23 гыйнвар 2021 - 14:05“Туган тел елы” Районның барлык мәктәпләрендә дә “Туган тел елы”на рәсми рәвештә старт бирелгән.6500
-
23 гыйнвар 2021 - 09:30Тиз арада шалтырат! Әгәр дә уйламаганда коррупция күренешләре белән очрашсагыз, шалтыратыгыз.8600
-
23 гыйнвар 2021 - 08:15Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр7500
-
22 гыйнвар 2021 - 21:00Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.13000
-
22 гыйнвар 2021 - 18:05Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән Узган тәүлектә 82 кеше терелгән.10500
-
22 гыйнвар 2021 - 17:00Әтнәдә бүген кич хоккей булачак Олы Әтнә боз мәйданчыгын да, башлана 20:00 сәгатьтә.11700
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.24900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32600
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.97900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.42200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика