Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Китәм бик еракка..."

Фәнис Яруллинның соңгы шигыре! Үзегезгә алыгыз...Таратыгыз... Укытыгыз.... Мәрхүмнең үлгәненә 5 ел булды! - "Вконтакте"дагы дустыбыз Физалия Дәүләтгәрәева әнә шулай дип яза. Дөрестән дә, йөрәккә үтәрлек итеп яза белде Фәнис Яруллин... * * * Сау булыгыз, мин яраткан таулар, Сау булыгыз, урман-кырларым. Зәңгәр күккә йолдыз нуры белән Язылыр бәлки соңгы җырларым....

Фәнис Яруллинның соңгы шигыре! Үзегезгә алыгыз...Таратыгыз... Укытыгыз.... Мәрхүмнең үлгәненә 5 ел булды! - "Вконтакте"дагы дустыбыз Физалия Дәүләтгәрәева әнә шулай дип яза. Дөрестән дә, йөрәккә үтәрлек итеп яза белде Фәнис Яруллин...
* * *
Сау булыгыз, мин яраткан таулар,
Сау булыгыз, урман-кырларым.
Зәңгәр күккә йолдыз нуры белән
Язылыр бәлки соңгы җырларым.

Китәм инде, бик еракка китәм,
Болай да бик озак яшәлде.
Искән җилләр сиздермичә генә
Чүпли торды баштан чәчләрне.

Агымсуда дулкын булып акты
Ак көннәрем, кара төннәрем.
Иң бәхетле мизгелләрне ләкин
Кара төннәргә дә бирмәдем.

Хәзинәне табу гына түгел,
Сакларга да кирәк һәрвакыт.
Мин аларны сөю кадерен белгән
Йөрәкләргә чыктым таратып.

Алар әле үзләре дә белми
Нинди байлык барын җанында.
Килер бер көн: ачылып китәр сандык,
Ут кабыныр алар канында.

Белмәс алар, ләкин, бу байлыкны
Кем калдырган өеп көшелгә?!
Мин бәхетле барлык байлыгымны
Калдыруым белән кешегә.

Булды минем яшен ташын
Учларыма кыскан чакларым.
Кайнарлыгы җанны өткәндә дә
Мин аларны җиргә атмадым.

Яндым шунда яшен белән бергә,
Шулдыр дидем минем өлешем.
Суга салсаң дөрләп янар иде
Шаулап аккан елга-инешең.

Туктыйм инде. Йөгем авыр булды,
Бара-бара тәмам өзлектем.
Авыр йөкне үргә сөйри-сөйри
Үзәк сеңерләрне өздерттем.

Дошманнарым, әйдә, сөенсеннәр,
Ә дусларым? Алар бар микән?!
Балачакта гына дөньялар киң,
Ә үскәчтен дөнья тар икән.

Кеше җирдә бары кунак кына,
Озак торса кунак туйдыра.
Вакыт җиткәч сиздермичә генә
Китә алуларың ни тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев