Әтнә таңы

Күктәге торна тавышы

Гыйбрәт Күктәге торна тавышы Сарыларга төренеп тагын көз килде. Көз белән дөньяларга тагын сагыш иңде. Башка елларда да шундый булдымы икән соң бу көзләр?! Элегрәк ярата иде ул бу ел фасылын. Сары яфраклар, алтынга манчылган агачлар, бераз салкынча булса да, тыннарга иркенлек бирә торган саф һава.... Күктәге торналар тавышы... Әллә...

Гыйбрәт
Күктәге торна тавышы

Сарыларга төренеп тагын көз килде. Көз белән дөньяларга тагын сагыш иңде. Башка елларда да шундый булдымы икән соң бу көзләр?! Элегрәк ярата иде ул бу ел фасылын. Сары яфраклар, алтынга манчылган агачлар, бераз салкынча булса да, тыннарга иркенлек бирә торган саф һава.... Күктәге торналар тавышы... Әллә нишләп еллар узган саен әллә күңеле тупасланды, әллә ... Сыктап елаган яңгырлы көзге көндә әтисен югалту шулай гайрәтен чигердеме көздән?! Әй, үкси-үкси елаган иде шунда. Яшь тамчылары хәтта инде юып, кәфенләп куелган әтисенең битенә дә тамды. Тирә-яктагылар моңа игътибар итмәсә дә, эченнән генә уйлады Назлыгөл, юньлегә түгел бу... Юньлегә түгел... Аннан соң да әтисенең төшләренә гел арты белән борылып керүен әнә шуңа гына юрады. Югыйсә, бәхилләгән дә кебек иде. "Китмә, әниең янында кал", - дип үтенгән иде. Шуңа өметләнеп, тынычланып китеп тә барды. Назлыгөлнең кулларында җан бирде. Үзе инде бала анасы булса да, үлем белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашуы булды аның. Ходайның рәхмәте, кечкенәдән ишетеп үскән " Ләиллаһе иллалаху"ны исенә төшерде. Авыр сулыш алган әтисе өчен ул сүзләрне яшь аралаш Назлыгөл кабатлады. Тик аның соңгы үтенечен генә үти алмады. Әтисенең кырыгы узганнан соң балаларын алып, кабат торган җиренә ашкынды... Тора алмады ул туган йортында, нигәдер чит булса да, яшәгән ягы тартты. Ир дигәне дә , "кабат кул күтәрмәм ", - дип антлар эчте. Эченнән генә "тукран тәүбәсе" дип уйласа да, балаларын ятим итәсе килмәү теләге көчлерәк иде шул. Китте... Сүзендә торды Дамир, кулын бүтән беркайчан да күтәрмәде. Эчүен дә эчте, җанын талавыннан да туктамады... Кул белән сугасын, теле белән чыгарды.. Ә теле ай-һай ачы иде аның... сукса бәлки җиңелрәк тә булган булыр иде. Җаны гаҗизләнгән чакларында туган өен, әнисен, әтисен сагынып аз күз яшьләре түкмәде Назлыгөл. Бар юанычы - балалар булды. Ичмасам, кайнанасы да күп вакыт ирен яклады. Баштан ук яратмады Назлыгөлне Мөсфия. Әллә Дамирны бик яшьләй табып, уллары арасында ул иң якыны булгангамы... Әллә үзенең дә җегәрле чагы булып, йортта ике хуҗабикә булуына ачуы килде микән... Өйләнешүләренә ике атна булып җитмәде, кара тавыш чыгарып, өйдән куып ук чыгарды. Авыр сабырлы кайнатасының "Нишлисең инде, Мөсфия" дип сукрануларына да игътибар итмәде. Итәрлек түгел иде шул, күзен кан баскан кайнана Назлыгөлгә дә утын пүләне күтәреп килде. Әнә шунда беренче тапкыр Дамир аны яклап үз әнисенә кул күтәрде. Әй, котырды Мөсфия, әй котырды, Назлыгөлнең бар бирнәсен ишек алдына чыгарып өеп куйды. "Күземә күренмәгез", - дип урамга юл күрсәтте. Чыгып киттеләр җитәкләшеп, әле ярый кайнатасының апалары үз почмакларыннан яшь парга урын тапты. Анда да гаилә ишле, алты кеше янына тагын ике авыз өстәлде. Ичмасам, әниләре дә бигрәк ерак тора шул, кайтсаң кайтып җитә торган түгел... Әйтергә дә кыймады Назлыгөл, зурлап туйлар үткәреп, соңлап алып кайткан төпчекләрен , бәгырь җимешләрен үз яннарыннан "җәһәннәм аръякларына" җибәргән әтисе белән әнисен җәлләде. Борчыйсы килмәде... Аннары тирә-күршедән дә оят. Кызлы йорт бит ул уч төбендә белән бер, тикшереп кенә торалар. Назлыгөл килен булып төшкән көннән бармак бөгеп, "вакытын" билгеләргә теләүчеләр дә булган диделәр. Шул килеш берәү дә белми онытылган да булыр иде, бәлки, тик икенче көнне үк бертуган апасы "Кайтам!" - дип хәбәр итте. Юк-юк, мондагы хәлләрне ишетеп түгел, үзенең сату-алу эшләре белән. Шул көнне кайтып та төшкән. Төп йорттагылар, билгеле инде, берни дә сиздермәскә тырышканнар. Аны алырга кайнатасы килде. "Назлыгөлкәем, зинһар, берни дә әйтә күрмә инде яме", - дип үгетләде бичаракаем. Олы кеше белән сүз көрәштереп өйрәнмәгән Назлыгөл аңа каршы килмәде. Күңел түрендә "Ә бәлки шушының белән бар да җайга салыныр", - дигән өмет уты ымсынып куйды. Киемнәрен дә алыштырмый, килен булып төшкән йортына йөгерде. Ул килеп кергәндә апасы белән кайнанасы табын артында гөрләшәләр иде. "Күршегә кергән идем", - дип ялганлады Назлыгөл, апасының күзенә туры карарга да кыймыйча. Мөсфиянең бик якын итеп сөйләшүенә күңеле булган апасы әле бераз шелтәләп тә алды. Янәсе, әти-әниең көндезге ашка кайтканда, чәй дә куймыйча кайда йөрисен. Назлыгөл елмайды гына. Кайнанасы, берни булмагандай, аш салырга итләрен, башка вак-төякләрен әзерләп, күрсәтмәләр биргәләде дә, кабат эшенә китеп барды. Аны-моны сөйләшеп, апасы белән нәкъ үзләренең өйдәге кебек бергәләп аш пешерделәр. Беркат эшләрне бетергәч, бу якларны карап кайтырга дип, урамга чыгып киттеләр. Сиздерми генә караңгы иңде... Кышның көне озын түгел шул. Соңлабрак булса да, кайнанасы да кайтып керде. Кыяфәте бик сәер тоелды Назлыгөлгә. Кызарынган, бүртенгән... Җитмәсә, Назлыгөлнең әйткән бер сүзеннән гаеп эзли... Барысы бергә җыелып, табын артына утырдылар. Мөсфия генә әллә ниләр сөйләнде. Өстәл артында аның каршысына туры килгән Дамирга төртеп, "Әнә миңа"чәнчим-чәнчим", дип күрсәтеп утыра" , -- дип дуамалланды. Сизенде, Назлыгөл, эшләр юньлегә түгел инде болай булгач. Апасы да аптырап калды. Эштән ук дус хатыннары белән бәйрәм итеп, тавышка алдан ук әзерләнеп кайтканын белмәделәр шул алар Мөсфиянең. Табын гөрләде. Кайнатасы, Дамир, энесе Данил Мөсфиянең акылын белгәнгәдер инде, игътибар итмәскә тырыштылар.Назлыгөл апасы белән мунчага кереп киттеләр. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Елап та алды Назлыгөл, тик шулай да апасына алдагы көнне булган хәлләр турында ләм-мим бер сүз әйтмәде. Яңадан өйгә әйләнеп кергәндә, зур якка чыга торган бусагада Мөсфия белән кара- каршы очрашты Назлыгөл.

"Барсына да син генә гаепле," - дип этеп җибәрүе булды, яшь хатын башын көзге почмагына бәреп, аңын югалтты. Хатынының егылганы күреп очып чыккан Дамирның мич арасына кереп савыт-саба юарга тотынган әнисенә банка җибәрүен дә, кайнанасының гөрселдәп арты белән идәнгә авуын да белмәде Назлыгөл. Апасы эндәшкәнгә исенә килгәндә өй эчендә сәер бер тынлык урнашкан иде. Шунда ук Дамир " Әйдә киттек моннан", - дип кызулата башлады. Өчесе тиз-тиз генә киенделәр дә, тагын дәүапаларына чыгып киттеләр. Төне буе күзенә бер тамчы йокы кермәде Назлыгөлнең. Мондый тавышка ияләнмәгән иде шул ул. Берьяктан кайнанасын җәлләде, үзен аның уурынына куеп карады, икенче яктан үзенең гаебен аңлый алмый интекте. Җитмәсә, апасы алдында да оят. Әниләренә генә сөйләмәсә ярар иде. Яшь иде шул. Әнә шул вакытта ук апасына ияреп, туган ягына кайтып китмәгәне өчен үз-үзен гомере буе гафу итә алмады ул. Бала- чагасы да юк иде бит әле. Башлаган булыр иде тормышын яңабаштан, апасы да, әти-әнисе дә ярдәмнән ташламаган булырлар иде әле. Тик туасы җаннар булгандыр инде, әллә язмышы шундый булганмы, ул чакта бу турыда уйлыйсы дип тә белмәде ул. Икенче көн иртән апасын озаттылар, ә көндез кабат башын иеп кайнатасы килеп керде. "Мөсфиягә иртән ашыгыч ярдәм чакырттык. Хастаханәгә илтеп кайттым. Баш мие селкенгән диделәр, бераз ятырга кирәк булачак, диделәр.Кызым, өйгә кайтыгыз инде. Ашарга да әзерләргә кирәк", диде.Үзенең дә кирәге чыкканга куанып, Назлыгөл Дамир белән кабат килен булып төшкән йортка кайтып керделәр. Тиз генә мичкә ягып җибәрделәр. Өйдә кайнатасы белән Дамир һәм тагын ике малай бар бит әле. Ашарга пешереп кенә өлгер. Мөсфия үзе бик чиста, пөхтә кеше, йорт-курасын бик чиста тота иде. Әле туйлардан соң икенче көнне яшь килен юган идәннәрне, ул кибеткә китүгә яңабаштан юып чыкканын сизенгән иде Назлыгөл. Шкафтагы савыт- саба да ул тезгәнчә түгел иде. Аның хәтле үк булдыралмаса да, Назлыгөл дә чисталыкны карап торырга тырышты. Бәхеткә, ярдәм итешергә кайнатасы белән кайнэнекәше Данил бар. Дүртенче сыйныфта укучы Данис та гел аның янында бөтерелә. Ничек итсә-итте, җан тырмашып дөнья көтәргә тотынды Назлыгөл. Дамирга нәрсә, иртән эшкә китә, кичен кайта. Әнисенең хәлен белергә барып килгән иде, бөтенләй үзгәреп кайтты. Игътибар итмәскә тырышты аңа Назлыгөл, елаганын да күрсәтмәде. Күрсәтеп-күрсәтмәйни , исе дә китмәсен аңлый башлаган иде инде хатын. Туган җирләрен сагынып елаган чагына туры килгәч тә ,"Сине бездә еласаң да, еламасаң да берәү дә җәлләмәячәк", дип әйтеп куйды бит Дамир. Аптырады ул чакта Назлыгөл, ничек шулай дип әйтеп була икән соң. Ошатып сайлаган ярының шундый каты бәгырьле була алыр дип күз алдына да китерә алмады бит. Очрашып- кавышулары да бары ике ай эчендә булды шул. Ул ара эчендә кешене белеп бетереп була димени. Бу якларга кунакка килгәч, бер мәҗлестә таныштылар алар. Әнә шуннан бер минут та яныннан җибәрмәде Назлыгөлне Дамир. Тиз арада кулын сорарга кайтып та җиттеләр, бер айдан никах укытуп алып та киттеләр. Китер алдыннан әнисенең "Кызым, елыйсың килсә, сер алышырга кешең булмаса, сарайга чык та, баганага сөйлә. Эчеңне шулай бушат", - дигәненә ул чакта игътибар да итмәде кыз. Янәсе, нигә еласын, нәрсә сөйләсен... Туган оясыннан читкә киткәч кенә исенә төште ул сүзләр. Күрәселәре алда булган икән шул.
Көн артыннан көн үтте, Назлыгөл үзенчә ашын, салатын дигәндәй әзерләп торды, кайнатасы хастаханә белән ике арада йөреп торды. Ә бер көнне мич куышыннан үзе кайнанасына дип әзерләп җибәргән савыт белән винегретын табып алды Назлыгөл. Тапты да ялт итеп кайнатасына бакты. Назлыгөлнең күз яше катыш сораулы карашына түзә алмады кайната, "Алмый ул ,кызым, сихерләп җибәргәндер дип әйтә". Ничек? Нигә? Чын кунелдән әзерли бит аны яшь хатын, бәлки, күнелләре йомшап китәр дип, өметләнеп әзерли. Сихерче дип теге көнне дә кычкырган иде шул Мөсфия аңа. "Улымны сихерләп кенә килдең, хәерче, хәсис", - дигән иде. Хәерче дип, кешедән калышып яшәми иде инде аның әтиләре дә. Үз хәләл көчләре белән гомер итәләре. Ул "хәсис" дигәне нинди сүздер тагын. Нәрсәсе белән ярамады икән соң ул кайнанасына?! Дамирга сораулар биреп файда юк инде. Бәлки, Данил белә торгандыр. " Әнкәй абыйны аерым ярата ул, җиңгәй, аптырама. Аның Гөлсуга өйләндерәсе килгән иде. Әтисе урынлы җирдә эшли. Абый сине күрүгә уштан язды, әнине тыңламады, синнән башка берәү дә кирәкми миңа, диде. Әнә шуңа тавыш та чыгарды ", - диде. Менә сиңа мә. Бу исемне беренче тапкыр гына ишетми ул. Кияүгә чыкканчы Дамирларга кайткач, альбом карап утырганда, ничектер телгә алган иде аны булачак ире. Юкәдә икән бит чикләвек. Дамир янында аны түгел, Гөлсуны күрәсе килгән бит кайнанасының. Үзара низагның да сәбәбе шул түгел микән. Андый- мондый уйларга озак бирелеп утыра алмады яшь хатын. Хастаханәдән сөмсере коелып кайтып кергән кайната яңа хәбәр җиткерде: "Мөсфияне иртәгә чыгаралар". Ни куанырга, ни шатланырга белми торган Назлыгөлгә карап өстәп тә куйды: "Мин кайтышка эзләре, духлары булмасын, диде". Өстенә бер табак сап-салкын су сиптеләрмени. Тагын кая барып сыенырлар икән инде...
Бер- ике атна дәүапаларында яшәгәннән соң, кайнатасы дуслары аркылы яшәп торырга урын тапты аларның. Поселокның икенче башында, Дамир эшләгән җирдә баш инженер булып эшләүче Ингель абыйларының әнисе берүзе генә яшәп ята икән. 80 гә җиткән Нәгыймә карчык яшьләрне үз куышына сыендырырга ризалык биргән. Барлы-юклы әйберләрен җыештырдылар да, шул йортка барып урнаштылар. Мөсфия дә "буш" итмәде үзләрен, килен булып килгәндәге казларны биреп төшергән. "Миңа ул хәерченең бернәрсәсе дә кирәкми", дигән сүзләре дә каз канатларына "ябышып" Назлыгөлгә килеп иреште. Нишлисең, адәм баласы рәхәткә чыдый алмаса да, михнәткә түзә шул ул. Аллага Шөкер, Нәгыймә әбекәй дә бик киң күңелле кеше икән. Уен- көлке белән сөйләшә, хәлгә керә белә. Дамирны бер айга Башкорт ягына командировкага җибәрделәр. Кыз көннәр буе әбекәй белән аралаша. Урысчаны яхшы белүнең дә кирәге чыкты, кичләрен әбекәй йортына тирә-күрше корткалар җыела, телевизордан Гваделупа турындагы сериалны карыйлар. Ә Назлыгөл тәрҗемә ясап, аңлатып биреп бара. Олы ЙӨРӘКЛЕ Нәгыймә әбекәйдән бик күп нәрсәләргә өйрәнде яшь хатын. Бер дә тиктормас иде шул әбекәй. Догаларны да бик күп белә, кайсыберсен Назлыгөлгә дә өйрәтә. Авырга узуын да шушы йортта белде. Тавыкларына дип пешергән бәрәңгесен ашап утырган хатынны күреп, тиз генә бәрәңге пешереп тә ашаткан иде киң күңелле әбекәй. Дамир белән яшәгән гомеренең иң рәхәт, иң кадерле мизгелләре итеп әнә шул вакытны искә ала ул. Әле дә хәтерендә, Гает көн иде. "Кызым, бүген теләкләр кабул була торган көн, күңелеңдә булганын сора, Аллаһ тәгалә һичшиксез ишетер", дип киңәш бирде әбекәй. Елый- елый, "кызым булса иде, үземә иптәш булса иде" дип сорады Назлыгөл. Ул чакта хәзерге шикелле узмас борын баланың кем икәнлеген белү мөмкинлеге юк иде шул...
Әбекәйнең күршесендә Дамирның сыйныфташ егете дә яши. Аның әнисе исә Назлыгөл белән бер яклардан икән. Әй куанды инде моңа. Туган якларына кайтып килгән кебек булды. Хәнүзә апа үзе дә кызны чит итмәде, күргән саен хәлләрен сораштырды. Аннан соң да Назлыгөлгә бик күп ярдәме тиде Хәнүзәнең. Дамир исерек чакта балалары белән үз янына сыендыручы да, өендә бер тәгам ризыгы булмаганда ипи- сөттән өзмәүче дә әнә шул Хәнүзә апасы булды. Кызганыч, гомеркәйләре генә кыска булды...
И-и-и, гомеркәйләр, бигрәк тиз уза ...Юкка гына узган гомерләрне җырларда да аккан суларга тиңләмиләр шул... Үсте, Назлыгөлнең балалары да җиткән егет-кызлар инде. Югыйсәм, теге чакта Мөсфия тугыз аен тутырып килгән Назлыгөлнең корсагына төкеренә-төкеренә нәрсәләр дип әйтеп кенә каргамады. Тик, каргыш таяк кебек, ике яклы шул ул. Кире ягы белән китереп сугарга да күп сорап тормый. Пәхлевандай гәүдәле уртанчы улын югалткач, сыгылыплар төште кайнана. Назлыгөл ике баласын ияртеп, бөтенләйгә туган йортына кайтып киткәннән соң булган бу вакыйгалар Дамирны да бөтенләй авызына хәмер капмас иттерде.

Реклама

Балалар киеме тутырган ике сумкасын кулына тотып кайтып китте хатын туган өенә. Машинасы да күрше авылга хәтле генә булды. Түзәрлеге калмаган иде, ике баласын җитәкләп, җәяүләп атлады. Балаларының ай-ваена да карамады. Туган ягының һавасын туйганчы иснисе, рәхәтләнеп тургай тавышын тыңлыйсы килде. Май ахырлары иде бу. Әнисе дә бик сагынган иде, "Әни, бүтән китмәм инде", дигәненә дә, ризалыгын белдереп, башын какты. Сизми мени инде әни күңеле... Ничек кенә сизә әле... Кунакка гына кайтып киткән арада да әллә ничә тапкыр холкын күрсәтеп өлгерде бит "кияү" дигәннәре. Әтисе дә әнә шуңа Назлыгөлдән әнисе янында калуын үтенгән иде бит.Баштарак хатыны киткәч, иркенлеккә чыгуына куанса, Назлыгөл һаман да кайтмагач, ялынып та, теләсә-нәрсә әйтеп тә шалтыратты Дамир. Билгеле, Мөсфия дә угын чәчми калмады. "Синнән яхшыракны табарбыз!" дип ыслаган кайнанасын тыңлап та тормады хатын. Элеккеге юаш кыз түгел иде шул ул. Күңелендә ачу сакламады, барсын да ничек бар шулай кабул итте. Зәһәрлеге булса да, Дамир эчеп тавыш чыгарган чакларында үз янына яткызып йоклаткан көннәре дә булмады түгел шул кайнанасының. Аннары балаларын да бик яратты. Бергә тормагангамы, атна ахырларында мич ашлары пешереп, сагынып каршы ала торган иде. Кибеттә эшләгән Мөсфия оныкларына кешедә булмаганны киертте. Әмма төн урталарында, акылы китеп, куып төшергән чакларында, аларны да бар дип тә белмәгән чаклары да булды.
Тормышны яңабаштан башлавы бик җиңелләрдән түгел. Әнисе белән Назлыгөлгә дә бик күп түзәргә туры килде. Авыл элекеге түгел иде инде. Ирдән аерылып кайткан хатынга тамга тагарга гына торалар. Ике баланы аякка да бастырырга кирәк. Җитмәсә, белеме дә юк Назлыгөлнең. Балаларны мәктәпкә әзерләргә кирәк вакытлар да килеп җитте. Әле ярый апасы бар, ул ярдәменнән ташламады.
Эчкечелеккә чыккан Дамир алар китеп ике ел узганнан соң гына айныды. Энесенең үлеме шулай тәэсир иттеме, әллә үзе дә үлеп китәрмен дип курыктымы, әмма бүтән тамчы да капмады ул. Айныгач, билгеле инде, балалары исенә төште. Назлыгөлнең аңа карата бәгыре каткан иде шул инде. Юлларында үзенә тиң булырдай кешесен дә очратты. Балалар берсүзсез аны әтиләре итеп кабул иттеләр. Шуңа да карамастан үз әтиләреннән дә аермады аларны Назлыгөл. Дамир кайтты, алар белән башта очрашып китте. Аннары инде әкренләп каникулларда дәүәтиләре-дәүәниләре янына да алып китеп йөри башлады. Нәрсә-нәрсә, Мөсфия монысын көтмәгән иде. Акыллы килененә карата йомшап төште ул. Телефоннан шалтыратып, гафу үтенергә дә көче җитте. Елый,елый, рәхмәт, диде. Игелек күр, дип теләде. Әнә шулай кабаттан аралаша башладылар. Ире дә бик кешелекле кеше булып чыкты, балаларның әтиләре белән аралашуына да, Дамирның кайтып йөрүенә дә бер сүз әйтмәде. Электән бар дип тә белмәгән "хәерче" килен әнә шулай бик әйбәткә әйләнде. Уйламаганда гына Дамир да хатынлы булып куйды. Тыйнак кына, әмма Назлыгөлдән төс-биткә күпкә кайтыш яшь килен бик авыр сабырлы булып чыкты. Халыкта исерек айнымасын, хәерче баемасын дигән бер әйтем бар. Дамир эчмәсә дә, теленә чыдап кына тор. Акрынлап гаиләләр белән дә аралаша башладылар. Назлыгөл икенче ире белән кайчандыр килен булып төшкән нигездә кунак булып та киттеләр. Мөсфияне әйтерсең алмаштырып куйганнар, кызы белән киявен каршы алгандай кабул итте. Ихластан сөйләште, аларга бары бәхет теләде."Дамирның шундый булуына мин генә, бары мин гаепле, дөрес тәрбия бирә белмәдем",- диде. Аның йомшак мөгалләмәсенә яңа гына әнисен югалткан Назлыгөлнең күңеле дә эреде. Аларның шулай дуслашуларына иң куанган кеше мөгаен, кайнатасы булгандыр. "И-и, Назлыгөлкәем, бу көннәрне дә күрербез икән", - дип кая басканын да белмәде. Ул чакта сөйләшеп сүзләре бетмәде, табын артыннан да бик соң гына кузгалдылар. Икенче көнне хатын моннан дистә елга якын элек яшәгән урамнарны буйлады. Кызганыч, алар яшәгән йорт инде юк иде. Ишегалларын куе чүп үләне каплаган. Ирексездән, күзләренә яшь тулды.
Бик җылы итеп хушлаштылар. Киткәндә инде күз яшьләрен тыймады, Назлыгөл, рәхәтләнеп елады. Шул күрешүдән кайнатасын бүтән күрмәячәген сизенгәндәй, ярсый-ярсый елады. Еш кайтырга аралар бик ерак иде шул...
Аның үлеме аяз көнне суккан яшен кебек булды. Мөсфия бөтенләй дә биреште. Улларының анда-монда эшләре юк, аларда бары акча кайгысы. Шул чакта үзенең дә яман шеш белән авыруы ачыкланды. Туганнары ничек итсә итеп операциягә күндерделәр. Иң олы оныгы, Назлыгөлнең кызы яныннан кайтып та кермәде, көннәр буе дәүәнисен карады. Мөсфиянең бар сүзе" Ирем янына китәсем килә,"- булды...
Эшеннән чыгып килгән Назлыгөлнең кисәк телефоны шалтырады. Дамир икән. Башта нәрсә әйткәнен аңлый алмый интекте. Башларына чәч бөртекләре санынча энә кадалгандай тоелды. "Әни китеп барган, сез кайтасызмы?"- ул сүзләрне кабат-кабат ишетсә дә, ышанырга көче җитмәде.
Юл ераклыгы да, төнгә каршы булуы да Назлыгөл өчен киртә була алмады. Төн урталарында кайтып керүләренә карамастан, кызы белән Назлыгөл күзләрен дә йоммый, мәетне саклап төн үткәрделәр. Сәерсенеп караучыларга өй түрендә догалар укып утырган абыстай аңларлык итеп әйтеп куйды:" Көнләшү, тәкәбберләнү һәм дә гайбәт - иң зур гөнаһтыр". Таныды аны Рәйхана абыстай, якын итеп: "Әниең янына кил", - дип мәрхүмәгә якын җирдән урын бирде. "Кайтуың бик әйбәт булган, саваплы булырсың. "Мәрхүмнәргә әниләренең риза - бәхиллекләре белән ерак юлдан кайтучыларның теләкләре иң беренче барып ирешер",- дигән китапта. Сез юлдан кайткан кеше, теләкләрегез кабул булыр",-диде. Мәрхүмә янында күрше- тирә, туган тиешле кешеләр җыелган иде. Кайнанасының 94 яшьлек әнисе" Ә киленнәре кайда соң?" дигәненә," мин бар ич",- дип бик эндәшәсе килсә дә, читенсенеп калды. Әбекәй төссезләнеп калган күзләре белән бик озаклап карады аңа. Таныдымы, юкмы, үз алдына ниләрдер сөйләнеп тә алды. Назлыгөлдә кеше кайгысы түгел иде. Бергә яшәгән вакытларын, хастаханәдә соңгы күрешүләрен берәм- берәм күз алдыннан үткәрде. Юк, рәнҗеми ул Мөсфиягә, рәнҗеми. Күңеле генә эчтән елый иде. "Урының җәннәттә булсын, әни, бәхил бул!"
Көзләр быел никтер соңлап килде. Әнә кабат күкне иңләп торналар китеп бара. Әллә аерылу сагышларыннан ыңгырашалар, әллә саубуллашу тавышлары шундый. Киткән кошлар кире кайталар ла... Мәңгелектән генә юллар юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: