Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкәй маҗаралары

Сугыштан соңгы еллар.Сугыш бетсә дә безнең тамак һаман да ач.Өшегән бәрәңге күмәче,май сызырган кысыр аш безнең төп ризык.Анысы һәр көнне диярлек кичкә әзерләнә.Әни суга әрчеп яки әрчелмичә генә бәрәңге турап сала,аңа умач уып куша,туң май кисәген суган белән кыздырганда өйгә шундый илаһи тәмле ис тарала-без төкерекләрне йота башлыйбыз.Шул кызган майны...

Сугыштан соңгы еллар.Сугыш бетсә дә безнең тамак һаман да ач.Өшегән бәрәңге күмәче,май сызырган кысыр аш безнең төп ризык.Анысы һәр көнне диярлек кичкә әзерләнә.Әни суга әрчеп яки әрчелмичә генә бәрәңге турап сала,аңа умач уып куша,туң май кисәген суган белән кыздырганда өйгә шундый илаһи тәмле ис тарала-без төкерекләрне йота башлыйбыз.Шул кызган майны чыҗылдатып ашка салып җибәрә.Ашны катык катып тәмләп сыпыртабыз.Эчләр тулып китә. Ләкин туклык хисе озакка бармый.Итле аш бик сирәк эләгә.Шуңадыр,организмның аксымга булган ихтыяҗын без тавык күкәе белән канәгатьләндерә идек.Юк,өйдәге тавыклар салган күкәй безгә тәтеми,ул йомарланган сыер мае белән бергә Әтнә базарына китә,чөнки заем,налог кебек дәүләт күсәкләре һәрвакыт баш өстендә тора.Вакытында түләмәсәң бу күсәкнең башка да килеп төшүе бар.Без малайлар күкәйне колхозның тавык фермасыннан юнәтәбез. Тавык фермасы территориясе биек койма белән әйләндереп алынган булса да,әрсез тавыклар качып чыгу җаен табалар,ферма әйләнәсендәге әрем,алабута,кычыткан арасында казынып рәхәт чигәләр,шунда ук куе үләннәр арасында ,көтүгә киткән сыер торакларының чормаларында ,хайваннарның ашый торган тагаракларында ,тагарак асларында да оя ясап күкәй салалар.Без уяу,тавык кытаклаган тавыш ишетүгә,шул тирәне җентекләп тикшерәбез. Беркөнне ферма ишек алдында йөрибез.Обед вакыты ,кеше-мазар күренми.Ферма өенең чормасыннан кытаклап бер тавык очып төште.Күрше малае Рәшит белән чормага үрмәлибез.И,шатлык! Кәрниздә дистәдән артык күкәй.Кепкаларга тутырып чормадан төшкәндә, Рәшитнең әтисе, ферма мөдире Исмагыйль абый эләктереп алды.Күкәйләрне алып,икебезнең дә арт якны бик шәпләп пешерде.Билгеле,үз малаена күбрәк эләкте."Тагын бер күрсәм,фәлән нәрсәгезне кисеп алырмын!"-дип кисәтеп,кайтарып җибәрде.Аңа карат без бу шөгылебезне ташламадык,чөнки ул безнең яшәешебезнең бер өлеше булгандыр. Күкәйләрне ,өйдә кешесе булмаганда ,берәр малай өендә пешереп ашыйбыз,якикибеткә тапшырып берәр тәм-том алабыз.Авылда атнага берәр тапкыр 5 тиенгә балалар киносы күрсәтәләр.Күкәй саткан акча аның өчен дә ярап куя иде. Фермада күкәйне чиләкләп җыялар,ферма өендәге шкафларга бикләп куялар.Ул вакытта чиләкле күкәй безнең күзгә бер чүлмәк алтын-көмеш хәзинә,ферма хисапчысы Нуриев Әнәс абый Иран шаһы булып күренә иде. Сабантуйлар хәзерге шикелле июнь башында түгел,ә 20 ләре тирәсендә була иде.Бәйрәмнең иң кызык мизгеле безнең өчен берәр стакан көнбагыш ашау,берничә стакан җылымса,кызгылт,баллы су-морс алып эчү.Моның өчен дә акча кирәк.Күкәй монда да ярдәмгә килә.Ул булмаганда,заготконторага металлом ,сөяк җыеп тапшырабыз.Шулай итеп тормыш безне һаман арттан этеп торган ,без һәрвакыт хәрәкәттә булганбыз.Болар барысы да безнең өчен М.Горький язганча,тормыш университетлары булгандыр. Хәзерге балаларга карыйм да ,көрсенеп куям.Аларга күкәй әллә бар,әллә юк.Ул аларны кызыксындырмый."Улым ,күкәй ашыйсыңмы, ничек итеп пешерим?"-дип сорасаң,алар борыннарын җыералар.Аларга матур каплардагы химияле кибет ризыклары күбрәк охшый.Нишлисең бит,замана аларныкы.Аларга да безнең шикелле тамак артыннан куып,күкәй эзләп йөрергә язмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев