Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күлле Киме авылында яшәүче кадерле әниебез Әхмадуллина Фаилә Исмәгыйль кызының 22 февральдә 65 яшьлек олуг юбилее.

Әниебез! Сине ихлас күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез. Безнең өчен син - дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Сиңа бәхетләрнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек...

Әниебез! Сине ихлас күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез. Безнең өчен син - дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Сиңа бәхетләрнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә кайгы-хәсрәт күрми, әтиебез белән тигезлектә, хөрмәткә төренеп, без балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, уңышларыбызга куанып, озын-озак яшәргә язсын. Тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә... Бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
«Әнкәй», диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса, уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә,
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Озак еллар бергә-бергә
Исәнлек белән яшик.
Үзебез әби булгач та
«Әни», диеп эндәшик.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Радик,
балаларың Рафил-Фәния, Рүзия-Ринас, Ришат-Руфия, оныкларың Инсаф, Зәринә, Рәзил, Сәйдә, Әмир.
Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев