Күлле Кимедә - "Иң яшел сыйныф"
Күлле Киме мәктәбе белән элемтәгә чыгып, яңалыклар белән таныштык.
"ОГЭ, ЕГЭга әзерләнәбез. Фән олимпиадаларында яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез, көчле укучыларыбыз бар", - диделәр. Күптән түгел физика укытучыларының район семинары биредә үткән. Темасы - "Системалы юнәлешне тормышка ашыру", дип атала.
Укучылар арасында "Иң яшел сыйныф" исемле конкурс уздырганнар: сыйныф бүлмәләрен карап, гөлләр күплеген, бизәлешен тикшергәннәр. Монда 9 һәм 1 сыйныфлар җиңеп чыккан. Алар гына түгел, барлык сыйныфлар да кызыксындыру бүләкләренә, мактау кәгазьләренә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев