Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм авылы янәшәсендә юл-транспорт һәлакәте булды

Күәм - Олы Әтнә юлында комбайн белән "КамАЗ" машинасы бәрелеште.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен ачыклау белән мәшгуль. Алган хәбәрләргә караганда, ике транспорт чарасы кара-каршы килгәннәр һәм күпердә очрашканнар. Комбайн - Күәм авылы ягыннан, ә йөк машинасы Олы Әтнәдән Күәмгә таба хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, "КамАЗ" машинасы борылышка сыешмаган. Нәтиҗәдә, шофер җитди тән җәрәхәтләре алган хәлдә район үзәк больницасына озатылган. Әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев