Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм авылында туып, хәзерге вакытта да шунда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Исхакова Диләрәнең 19 августта олы юбилее – 60 яшь туган көне.

Сөеклебез! Син безгә бу тормышта бик зур терәк һәм үрнәк булып торасын. Күпме генә сынаулар күрүеңә карамастан, син үзеңдәге кешелеклелек сыйфатларын җуймыйча, берүк вакытта сабыр, тыныч холыклы килен, һәрчак ярдәмгә әзер, аңлаучан кайнана, тугъры хатын, балалары һәм оныклары өчен көчен дә, көнен дә һәм шул ук рәттән үзен дә кызганмаучы...

Сөеклебез! Син безгә бу тормышта бик зур терәк һәм үрнәк булып торасын. Күпме генә сынаулар күрүеңә карамастан, син үзеңдәге кешелеклелек сыйфатларын җуймыйча, берүк вакытта сабыр, тыныч холыклы килен, һәрчак ярдәмгә әзер, аңлаучан кайнана, тугъры хатын, балалары һәм оныклары өчен көчен дә, көнен дә һәм шул ук рәттән үзен дә кызганмаучы әни һәм дәү әни син.
Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыңның җылысын, балаларың һәм оныкларыңның яратуын тоеп-татып, әтиебез белән озак бәхетле гомер итәргә язсын. Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез! Рәхмәт сиңа!
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик якын һәм кадерле син.
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,
Уңышларның яңаларын алып килсен!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәкәрия,
балаларың Ирек-Сөмбел, Ильнар-Алия, оныкларың Ихсан, Алан, Нариман, Тимерхан, Данил. Теләкләребезгә
Мәдинә әбиебез һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев