Әтнә таңы

Күәм халкы мич коймагын ашап, шакмак атты

Күәм авылында узган "Кышкы урам" бәйрәмендә илледән артык кеше бар иде. Өч яшьлек әбиләрең дә, олылар да уеннарда катнаштылар.Чаңгыда чаптылар, аркан да тарттылар. Бу күңеллелекне үзеңә күрергә кирәк. Шундый бер дәрт белән уйнадылар, халыкның эчкерсезлеге, бер-берсен хуплап торуы ук авылдашларның бердәмлеге хакында сөйли. Бер-берсенә бүләк-күчтәнәч ясаучылардан алар.Сөембикә апа пешергән мич...

Күәм авылында узган "Кышкы урам" бәйрәмендә илледән артык кеше бар иде.

Өч яшьлек әбиләрең дә, олылар да уеннарда катнаштылар.Чаңгыда чаптылар, аркан да тарттылар. Бу күңеллелекне үзеңә күрергә кирәк. Шундый бер дәрт белән уйнадылар, халыкның эчкерсезлеге, бер-берсен хуплап торуы ук авылдашларның бердәмлеге хакында сөйли. Бер-берсенә бүләк-күчтәнәч ясаучылардан алар.Сөембикә апа пешергән мич коймагын да бик тәмләп, мактап ашадылар. Хәзерге заманда аның миче дә юк бит әле, заманча яшибез. Ә монда мич коймагы! Дания апа пешергән төрле пылаулар да уенда катнашучыларга бик ошады.

Вакыт-вакыт циркны да хәтерләтеп алды кышкы урам. Сөембикә апаның шакмакларны цирк артислары кебек атып уйнавы гаҗәпкә дә калдырды, сокландырды да. Күз бәйләп капчык сугыш уеннары да көлдерде. Замана чаналары белән балаларны да тартып йөрделәр. Суык та сизелмәде.

Соңгы елларда матур гадәткә кергән, авыл җирлекләре үзәкләрендә узган мондый бәйрәмнәр халыкны бер-берсе белән күрештерергә, берләштерергә дә ярдәм итә.

Реклама

Күәм халкы бу бәйрәмне оештырган "Тукай" хуҗалыгына һәм Күәм жирле үзидарә җитәкчелегенә, оештыруда башлап йөрүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләрен дә әйтте. Менә шулай бердәм булып яшәү кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: