Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күәме күперле дә, юллы да булачак

Без сезне тыңлыйбыз Күәм күперле дә, юллы да булачак Алла боерса, дип өстәп куйыйм әле. Районыбыз җитәкчеләре әнә шулай дип ышандыралар. Сүрия МИНГАТИНА "Күпме ышандырырга була, ә күпер һаман ишелгән килеш, төзергә уйлаган кеше дә юк", дип йөз җыерырга җыенасыздыр. Гел шулай уйларга яратабыз, мәсьәләнең асылына төшенү безгә ят хәзер,...

Без сезне тыңлыйбыз

Күәм күперле дә, юллы да булачак

Алла боерса, дип өстәп куйыйм әле. Районыбыз җитәкчеләре әнә шулай дип ышандыралар.

Сүрия МИНГАТИНА

"Күпме ышандырырга була, ә күпер һаман ишелгән килеш, төзергә уйлаган кеше дә юк", дип йөз җыерырга җыенасыздыр. Гел шулай уйларга яратабыз, мәсьәләнең асылына төшенү безгә ят хәзер, замана үзгәртәме үзебезме - бөтен нәрсәне тиеш дип кабул итә башладык. Ватылса минуты секунды белән төзәлергә тиеш, чөнки авыл җирлегенең башлыгы бар һәм ул шуның өчен акча ала... Әле өстәп-өстәп тетмәсен тетеп атарга да күп сорамыйбыз. (Үзебезне генә шул урынга җитәкче итеп куя күрмәсеннәр, шул күперне ничек төзәттерергә кирәк) Элеккеге бердәмлек, бер-беребезгә ярдәм итү кебек сыйфатлар әкренләп артка чигенә бара. Сабыр да итә белмибез...

"Күәм күперен җир йоткан" дип, газетабызның 5 август санында язып чыккан идем, "Районыбыз башлыгы үзе килеп карады..." дигән юллар бар иде ул мәкаләдә. Калганын көтәсе генә иде, кая инде ул, "Сез бу күперне нишләтергә җыенасыз?" дип редакциягә гел шалтыратасыз, әллә без күпер төзү оешмасы. Күпер кирәк билгеле, тик нишлик, тычкан тишкән тишек кенә түгел, күпер хәтле күпер, ямау өстенә ямау салынган, "әйдә ярар әле" белән төзәтелгән, 60 ел тарихлы күпер җимерелгән, ләбаса.

"Ышандырганнар иде, тик әле дә шул килеш тора"... Тора, чөнки яхшылап, булсын дип эшләргә җыена җитәкчеләр, ә анысына вакыт кирәк.

Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы да өч тапкыр карап киткән әлеге күперне, кызык өчен түгел билгеле, яңадан яхшылап төзетү өчен. Билгеле инде анысына күп акча кирәк, ә анысын табасы, кирәкле түрәләр белән сөйләшәсе, күрсәтәсе, дәлиллисе һәм кирәккә ышандырасы бар. Кыска гына вакыт эчендә боларның барысына ирешергә дә кирәк. 14 сентябрь көнне дә җитәкчеләр - районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов, хакимият вәкиле Хәмит Галимҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков, Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин кабат бергәләп Күәм күперен һәм урыны-урыны белән батып кала торган урамнарын карадылар, киңәшләштеләр.

"Була күпер, эшлибез, Алла боерса, халык аз гына түзсен, яхшы итеп эшлибез", - диде Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов.

"Күәм күперен "Волгадорстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре килеп эшләячәк. Алар да күперне карап, ничек эшләп буласы хакында уйлашып киттеләр. Әлеге җәмгыятьнең эшчеләре безнең Дусым авылында да эшлиләр, башка җирләрдә дә. Кайсының эше алдан төгәлләнә, шул бригада килеп эшли башлаячак", - дип ачыклык кертте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков.

Алгарак китеп булса да, авылдашларны сөендерәсем килә, юллы да булачаксыз әле, Күәмнең дүрт урамына: фермага менә торган әлеге күперле юлга, мәчеттән коега бара торган урамга, Коммуна һәм Ленин урамнарына ЩПС (щебенка һәм комлы кушылма) салынып катокланачак. Каток йөргәннән соң асфальт юлга бик охшап кала мондый урам.

"Әлеге урамнарга дигән таш ташыла башлады инде, ташылганы Дусым чатында, озакка сузмыйча эш башларбыз дип торабыз", - дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы рәисе Реваль Гатауллин.

Башланган эш беткән эш, ди халык. Башы бар, ахырын сабыр гына көтәргә өйрәник!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев