Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм мәчетенә йөрүчеләр мактауга лаек

Кышкы каникуллар чорында уку йортлары да, хезмәт йортлары да ял итә.

Ә менә дини сабак алулар дәвам итә. Әйтик, Күәм мәчетендә икенче ел укуларын тәмамлаучылар инде изге дини китапны укыйлар. Әле өздереп үк булмаса да, хәйран тырышалар. Өй эшләре дә унар биттән ким түгел. Шулай итеп һәркемгә Коръән чыга башладылар. Ә Коръән-хәтем тәмамланучылар бергә укыган иптәшләрен өенә чакырып, Коръән ашы уздыра. Әйтик, инде икенче кешегә Коръән тутырдылар.
Шөкер, араларында яшьләр бик күп. Ә бит динебез Коръән ашына, намаз укуга гына кайтып калмый. Ул гаделлеккә, дөрес яшәргә, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтә. Шуны аңлап, дингә тартылган Күәм мәчетенә йөрүчеләр мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев