Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм мәктәбе балалары ике айга таралышалар

Безнең өчен Күәм урта мәктәбе каршында "Бәхетле балачак" лагере эшли. Көнебез иртәнге линейкадан башлана. "Күбәләкләр" һәм "Карлыгачлар" отрядлары бер-берсен сәламлиләр. Аннан соң төрле чаралар: әңгәмәләр, очрашулар, спорт уеннары, ярышлар, рәсем конкурслары, экскурсия яки поход белән дәвам итә. Укытучы апаларыбыз безнең төрле яклап үсүебезне телиләр. Безне бик тәмле ашаталар, төрле уеннар...

Безнең өчен Күәм урта мәктәбе каршында "Бәхетле балачак" лагере эшли. Көнебез иртәнге линейкадан башлана. "Күбәләкләр" һәм "Карлыгачлар" отрядлары бер-берсен сәламлиләр. Аннан соң төрле чаралар: әңгәмәләр, очрашулар, спорт уеннары, ярышлар, рәсем конкурслары, экскурсия яки поход белән дәвам итә. Укытучы апаларыбыз безнең төрле яклап үсүебезне телиләр. Безне бик тәмле ашаталар, төрле уеннар уйнаталар. Әле без "Инглизчә сөйләшәбез", "Оста куллар" түгәрәкләренә дә йөрибез.

Беркөнне безне Кырлайга Г.Тукай музеена алып бардылар. Без башта Сәгъди бабай йортына бардык, анда бик зур кызыксыну әби-бабайларыбызның нинди тормышта яшәгәнлеген карап йөрдек: казанлы зур мич, сәке, келәттәге эш кораллары, салам түбәле лапаслар һ.б. Аннары Су анасы, Шүрәле, Тукай сыннары белән фотога төштек. Тукай музеенда экскурсовод апа сөйләгәнне бик игътибар белән тыңладык, фильм да карадык. Аннан кайткач, китапханә мөдире Луиза апабыз белән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль куйдык.

Берничә көннән без Комыргуҗа авылына Шиһабетдин Мәрҗәни музеена киттек. Анда безне бик җылы каршы алдылар, Мәрҗәнинең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, иске акчалар белән таныштырдылар. Яңгыр ява башлау сәбәпле, Ябынчыга бара алмадык.

Миңа тагыны Гөлүсә апа Батталова белән булган очрашу бик ошады. Ул безгә үзенең искиткеч матур шигырьләрен укыды, аннан соң без аңа үзебез өйрәнгән җырланы җырладык, шигырьләр сөйләдек.

Мәктәп яны лагерының соңгы көннәре якынлаша. Тиздән Сабантуе булачак. Аннан соң без ике айга таралышачакбыз. Лагерь минем өчен ял итү урыны гына түгел, хезмәткә өйрәнү урыны да булды. Лагерьда эшләүче укытучы апа-абыйларга, безне тәмле ашатучы поварларга, җыештыручыларга барыбыз исеменнән дә зур рәхмәт әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев