Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм мәктәбе тагын да матурайды

Күәм мәктәбенең 5-11 сыйныф укучылары Яңа 2017 елны мәктәпләре каршына кардан төрле сыннар ясап каршылыйлар. Биредә Кыш бабай белән Кар кыздан тыш, Әтәч, Куян, Елан, Маймыл сыннарын да ясап куйганнар. Төрле төскә кертеп буяп та куйганнар. Кыскасы, бик матур булган. Яңа гына мәктәпнең ике укытучысы - 32 ел стажлы Нурания...

Күәм мәктәбенең 5-11 сыйныф укучылары Яңа 2017 елны мәктәпләре каршына кардан төрле сыннар ясап каршылыйлар. Биредә Кыш бабай белән Кар кыздан тыш, Әтәч, Куян, Елан, Маймыл сыннарын да ясап куйганнар. Төрле төскә кертеп буяп та куйганнар. Кыскасы, бик матур булган. Яңа гына мәктәпнең ике укытучысы - 32 ел стажлы Нурания Хәкимҗанова һәм 29 ел эшләүче Гөлнара Сөнгатова Казанда махсус комиссия каршында югары квалификацияле булуларын раслап кайтканнар. Мәктәпнең тагын бер сөенече - бүгенге көнгә Бөтенроссия олимпиадаларының район этапларында 10нан артык призлы урын алганнар, күбесе - җиңүчеләр. Монысы хакында өстәмә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев