Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм тарихы

Таһир Кәримов 2002 елда районыбыздагы Күәм авылының тарихын язып чыккан иде. Архивларда эзли торгач, мин дә аның язмаларына кермәгән мәгълүматлар таптым һәм аларны укучыларга җиткерергә телим.

Филология фәннәре докторы, профессор Гомәр Саттаров үзенең "Татарстан авылларының исемнәре" исемле китабында Күәм авылының исемен мари халкы телендәге "ташлы", "ташлык" дигәнне аңлатуын яза. Чал тарихка күз салсак, барлык тарих китаплары да Көнбатыш Себердән алып Балтыйк диңгезенә кадәрге урман- тайгалы җирләрдә безнең эрага кадәр берничә мең еллар элек, Урал телләре семьялыгына кергән угрофинар һәм алар белән бер тамырдан чыккан самодий телле халыклар яшәгәннәрен язалар,( мәсәлән , А.Н. Татарстана, институт истории им. Ш. Марджани, История татар, г. Казань, 2002 г.195 -209 битләр).Г. Саттаровның китабында "Шашы" сүзенең урдмурт телендә кыяк, озын яфраклы камышны анлатуы турында язылган. Йошкар-Ола тарих архивында булганда мин анда үз районнарының тарихларын язучы галимнәр белән очрашып, безнең якларда элек урдмуртлар, соңрак марилар яшәгән булулары турында фикеремне әйттем (Арча шәһәре исеменең татарлар "Ар" дип аталган урдмурт халкы исеме белән бәйле булу мөмкинлеген һәм Морки районы тарихчыларының да ул якларда марилардан элек урдмуртлар яшәгән дип санауларын белә идем инде). Ул галимнәр дөрестән дә урдмуртлар яшәгән күп җирләргә мариларның да килеп утыруын, урдмуртларның акрынлап мари халкына кушылуын, ягни ассимиляцияләнгәнлеген әйттеләр. Соңрак мин Марий Эл республикасы , безнең күршедә генә булган Морки районы тарихы китабын укып чыктым, анда археологик казулар нәтиҗәсендә район җирлегендә моннан 2 -3 мең еллар элек кешеләр яшәгәнлеге, аннан соң безнең эраның 5 -гасырында ул җирлектә урдмуртлар яшәгәнлеге турында язылган. 12 - гасырның икенче чирегендә хәзерге Мәскәү шәһәре һәм аның янындагы күп җирләрдә руслар "черемис" яки "отяк" дип атап йөрткән угрофин халыклары яшәгәннәр, рус князьләре аларны көчләп христиан диненә кертү сәясәтен алып бара башлагач, көчле каршылык күрсәткәннәр. Ләкин соңрак, рус гаскәрләре көчлерәк булу сәбәпле, хәзерге Марий- Эл һәм Татарстан Республикалары җирләренә качып китеп урнашырга мәҗбүр булганнар, ул якларда яшәгән урдмурт халыклары белән сугышып, аларны үз җирләреннән кысрыклап чыгарганнар, җирле халыкның күпмедер өлеше җиңүчеләргә кушылганнар.

Әтнә районы Арча һәм Морки районнары арасында урнашкан ,шуңа күрә "Шашы " сүзе кергән авыл исемнәре минем дә уемча, шул урдмурт сүзеннән килеп чыккан булырга тиеш. Хәзерге Күңгәр авылы элек "Кунер -Пинер", "починок Пинер" исемле ике өлештән торган мари авылы булган, Иске Кенәр шулай ук "Шинер - Кинер" дип аталган, һәм мари халкы сүзләре белән аталган башка авыллар да тирә-якта шактый. Әтнә районы авылларының күбесендә элек мари халкы зыяратлары булган, шул исәптән Күәм авылында да . Бу турыда филология фәннәре докторы, профессор М. Әхмәтҗановның "Татар этнографиясенә сәхифәләр" дигән 2012 елда чыккан китабыннан да укып белергә була (125 -126 битләр). Шунысын да әйтергә кирәк, галимә Фирдәвес Гарипова тел белгече (филолог) булса да , ул нигездә гидронимнар, ягни елга-күл исемнәренең килеп чыгышын өйрәнүче, үзе язуынча, авыл исемнәренең килеп чыгу тарихы белән соңрак кызыксына башлый, "Шашы" авылларының исемен ул башта кайбер шул авыл кешеләре сүзләренә таянып елганың шашып агуыннан килеп чыкканын яза, соңрак "имеш" сүзе өстәп, ул мәгълүматны шиккә ала, чөнки авыл исемнәренең килеп чыгуларын өйрәнгән башка галимнәрнең хезмәтләрендә андый версия юк. Күәм авылы исеменең мордва - рзя халкы телендәге "Кубан", Губан" сүзләреннән килеп чыгуы бик шикле, чөнки ул халыкның безнең якларда яшәгәнлеге билгеле тугел, икенчедән авылны "Кубян" дип ревизияләр үткәрүче рус чиновниклары үзләренә әйтергә уңаерак булганга атаганнар, ә алар, билгеле булганча, безнең яклар белән XXVI гасырның икенче яртысында гына танышалар. Шул ук чиновниклар Әйшә асты авылы исемен дә 1745- елгы ревизиядә "Ашиас" дип бозып язганнар, шуңа аны хәзер "Әйшияз" дип атыйлар, ә муллалар гасырлар буе авыл исемен гарәп хәрефләре белән "Әйшә асты" дип язалар. Районыбыздагы Комыргуҗа авылы да, Г. Саттаров язуынча,"Гөмерхуҗа" исемле кешенең ул авылга беренче булып килеп утыруы белән бәйле булырга тиеш, Олы Әтнә авылының бер мулласы да никах кәгазләрендә ул авылны борынгы исеме белән атап язган, авыл исемен руслар үзләренә ничек уңай, шулай язганнар...

Материалны тулысы белән "Әтнә таңы"нда укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев