Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм урамнары ник кардан чистартылмый?

Кемдер карга тилмерә, ә кемдер кая куярга белми. Ничек урамнан үтәргә, ничек бакча-мәктәпләргә барырга? Кая барсаң да юл кирәк. Күәм авылы урамнары кар астында бүген, кай якка карасаң да кар... хет утырып ела, диләр. Элек кышларны шулай карга бата-чума, вакыты белән елап та чыга идек. Авыл эчендәге юлны чистартып торсалар,...

Кемдер карга тилмерә, ә кемдер кая куярга белми. Ничек урамнан үтәргә, ничек бакча-мәктәпләргә барырга? Кая барсаң да юл кирәк. Күәм авылы урамнары кар астында бүген, кай якка карасаң да кар... хет утырып ела, диләр. Элек кышларны шулай карга бата-чума, вакыты белән елап та чыга идек.

Авыл эчендәге юлны чистартып торсалар, игътибар да итмибез, кем чистарта, ник чистарта, бу хакта уйланылмый. Ә менә инде чистартмасалар, урамнар кардан ачылмаса, тотынабыз сүгәргә... һәм язарга, кая язып була, хәзер "народный контроль" бик модада, тотасың да язасың, капчыклап акча алалар, эшләсеннәр, дип фикер йөртергә яратабыз. Бәлки шулай кирәктер, һәркемнең үз хаклыгы. Бу очракта мин шул остаручы кешене нәкъ шул авыл өчен җаваплы итеп куяр идем. Авыл җирлеге башлыгы итеп, акчасын көрәп алып, бүгенге көндә кулында техникасы булмаган көйгә чистарттырсын иде ул авыл урамын. Бүген авыл җирлеге башлыклары менә шул хәлдә, әле ярый бергәләп эшләргә хуҗалык җитәкчеләре бар. Әнә шул хуҗалык тракторларында өмет. Аларның күбесе беларуслар, "Чыгып китәләр дә, шул тау булып өелгән карлы урамда батып утыралар алар, көче җитми ул тракторларның ул кар тавына. Аңлатып кара син шуны халыкка...".- шулай диләр бүген җитәкчеләр. Кечкенә авыллар шуңа иписез утыра бүген, андыйлар да бардыр.

Ә Күәмдә ул беларуслар да юк. "Хуҗалыкның тракторлары ватык, рәтләнсә дә көчләре җитмәс. Авыл җирлеге башлыгы "Химизация" оешмасы белән сөйләшеп кайткан иде, әле алар да буш түгел, бушауга Күәмгә киләселәр... Авыл җирлеге дә, совхоз җитәкчелеге дә шушы хакта уйлана...- диделәр Күәм авыл җирлегендә.

Тракторлар килеп ача башласалар да, сәгате- минуты белән авылның бар урамын чистартып бетерә алмаслар, сабыр итәргә туры килер. Һәм хәлдән килгәнчә булышырга. "Күмәкләп эшли торган идек элек, көрәкләр белән",- диләр өлкәннәр. Безгә менә шул бердәмлек җитми төсле бүген.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев