Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм урамнары йөрерлек булачак

Төзекләндерү Күәм урамнары йөрерлек булачак Хәер, элек тә йөрерлек иде алар. Тик бер башыннан икенче очына кадәр дүрт чакрым ераклыкта урнашкан бу урамнарга керерлек түгел иде. Югары очка менәсе машиналар ничә еллар түбән очта калды. Ә җәяүле үз хәлен үзе белде. Үзәк урамнарга асфальт салынганда да авыл эчләре, тыкрыклары үзенчә,...

Төзекләндерү

Күәм урамнары йөрерлек булачак Хәер, элек тә йөрерлек иде алар. Тик бер башыннан икенче очына кадәр дүрт чакрым ераклыкта урнашкан бу урамнарга керерлек түгел иде. Югары очка менәсе машиналар ничә еллар түбән очта калды. Ә җәяүле үз хәлен үзе белде.

Үзәк урамнарга асфальт салынганда да авыл эчләре, тыкрыклары үзенчә, рәтләнгән юлларга кызыгып яшәде. Бигрәк тә авылның югары очы интекте. "Авыл эченнән йөреп булмады инде, әйләнгеч юлга чыгып басу юлыннан йөрдек, шулай итмәсәң, дүрт чакрымга сузылган бу урамнан ничек чыгасың...", - дип үткәнне искә алды биредә яшәүче Рүзәл абый Хәсбиуллин да. Күәмнәр күптән газ якса да, биредә, авылның югары очында яшәүчеләргә бу рәхәтлек 2011 елда гына эләкте. Әлеге дә баягы юлсызлык, урамнарның җайсыз, йортларның бер-берсеннән ерак урнашулары киртә булды. Бүген авылның менә шундый үтмәслек урамнарына, байтак тыкрыкларга да, барысы 3 км юлга, үзара салым акчасына кайтартылган вак таш түшәлә. Таш түшәгәнче урамнарга, авыл халкының теләген истә тотып, җирлек күрсәтмәсе буенча су агарга 15 торба салына. Бар аларның инде салынганы, бар салынасы.

Бу хезмәтләрне ААҖ "Татавтодор" Әтнә участогы техникалары һәм хезмәткәрләре башкара. Әлеге оешмада каравылчылар белән бергә 37 кеше эшли. Оешманың 5 КамАЗы, 2 грейдеры, погрузчигы бар. Менә шушы хемәткәрләр, каравылчылардан кала, саналган техника, боларга өстәп җәмгыятьнең Арча филиалыннан килгән каток һәм экскаватор эшли Күәмдә, башкарыласы хезмәтнең күләмен, нинди тизлектә эшләнәячәген дә күзаллагансыздыр.

"Шулкадәр тиз һәм сыйфатлы итеп эшлиләр, Күәмнең моның кадәр техниканы, әле ниндиләре, (барысы да яңа) күргәне дә юк иде. Алар йөргәндә өйләр дерелдәп торды", - дип сөйләделәр вак таш җәелгән Коммуна урамында яшәүчеләр. "И рәхәтлекләре, машиналар выжылдап кына үтә хәзер", - дип мактанып куйганнары да очрады. Уңайлык белән бергә кимчелек тә була, олы асфальт юлга чыга выжылдаган урам, ә анда машинаның, җәяүленең, сәпитле бала-чаганың беткәне юк. Саклык бик кирәк.

Ленин урамының урта өлешендә күпер сыман итеп торба салынган иде элек. Менә шул торбаны казып алып, зур ике торба урнаштырып, күпер төзеп яталар иде без барганда. Монда оешманың 5 кешесе - Шакиров Ришат, Әхмәтшин Илнар, Ситтигуллин Инсаф, Галиахмәтов Илфат, Галиуллин Илфат эшли, 1 экскаваторы, 1 Газеле бар тагын. Мастер Айрат Ганиев җитәкчелегендә иртәнге сәгать 7 дән 17 сәгатькә кадәр хезмәт куялар. Шофер Раил Газимов йөртә аларны. Төшке ашка кайтып тормыйлар. Анысын Арчадан пешереп, термослар белән китерәләр. "Ашау әйбәт, беренче, икенче, пешкән ризыгы да бар, кыйммәт тә түгел", дип сөенәләр.

"Монда килгәнче Коммуна урамына тоташы белән таш җәйдек, фермага менә торган, мәктәпкә керә торган юлда эшләдек...." ,- ди мастер. Иң элек салынган торбаны казып алганнар, як-ягындагы агачларны кискәннәр. "Аннан соң фундамент салып, бетон белән түшәдек, порталлар утырттык, менә хәзер кергән-чыккан мәйданчыкны ныгытабыз. Аннан соң чишмәгә кадәрге араны казып барасы бар..." - дип, ниләр эшләячәкләре белән таныштыра Айрат Ганиев. Авылның Ленин, Муса Җәлил урамнарында да, "Башаяк" дип йөртелгән өлешендә дә, югары очында да эш кайный. КамАЗлар бертуктаусыз таш ташыйлар, әлеге таш урамнарга җәелә, каток тарафыннан тигезләп тыгызлана. Асфальт юлга охшаш бу урамнарга сокланып та, шикләнеп тә карыйлар әле авылда, күргәнмени. Соңыннан урамнарның юл кырыйлары рәтләнәчәк.

"Көн матур торса, 3 көнлек эш бар. Аннан соң Җөлби юлына күчәбез", - ди оешманың җитәкчесе Зөлфәт Нур улы Хәмитов. Иртәдән кичкә кадәр ул да биредә. Һәр эшне күздән үткәреп, киңәшен биреп тора. "Мондый оешканлыкны, бердәм эшләүне күргән юк иде әле. Игелеге һәммәбезгә дә насыйп булсын",- дип сөенә авылдашлар. Фәрештәләрнең "Амиин", дигән минутына туры килсен. Бик кирәкле гамәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев