Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәм урта мәктәбендә "Карга боткасы" ашадылар

Күәм урта мәктәбендә бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме уздырганнар.

"Анда мин дә булдым. Карга боткасы, тәмле коймактан авыз иттем. Соңыннан милли уеннарны күзәттем", дип яза үз сайтында Күәм авылы мәдәният йорты директоры Фәрит Борһанов. Фотоларны да шуннан ук алдык.

Мәктәптән хәбәр итүләренчә, иртәдән үк 2 сыйныфта укучылар һәр сыйныф саен йөреп, ярма һәм буялган йомыркалар җыеп чыкканнар. Ашханәдә ул ярмалардан "Карга боткасы" пешереп, укучыларны да, укытучыларны да сыйлаганнар. Концерт караганнан соң, урамда милли спорт уеннары - күп торле спорт ярышлары булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев