Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәмдә 38 ир-егет хоккей уйнады

Күәмдә хәтер белән бәйле тагын бер бәйге – Реваль Низамов турниры уздырдылар. Мәрхүм хоккейчы рухына әлеге бәйгедә укылган догалар, истәлекләр дога булып барсын.

Әлеге хоккей турниры, хәтерем ялгышмаса, 14нче тапкыр үткәрелде.

Гадәттәгечә, кубок өчен көрәш бары авыл командалары арасында гына узды. Һәм турнир, кабат гадәттәгечә дип ассызыклыйк, Рөстәм Хәбибуллин, Илдар Зарипов, Рәдиф Сабитов иганәчелеге һәм ярдәме белән үтте.

 Ярышта чыгышы белән Күәмнән булган ир-егетләрдән торган 4 команда катнашты. Аны Әйшияз авылы имамы Гаяз хәзрәт ачып җибәрде. Соңыннан хоккей да уйнады ул. Нәтиҗә түбәндәгечә булды:

  1. Ветераннар
  2. Студентлар
  3. Мәктәп укучылары
  4. Авыл яшьләре

Фотоларны Рөстәм Хәбибуллин бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев