Әтнә таңы

Күәмдә - Реваль Мөхтәр улы Низамов кубогы

Күәм урта мәктәбе базасы бозлавыгында Чернобыль АЭСы һәлакәте вакытында үз бурычын намус белән үтәп, алган радиация нәтиҗәсендә вакытсыз мәңгелеккә киткән, бик тә сәләтле, бик тә кешелекле, Күәм авылы егете, Күәм мәктәбенең мактаулы укучысы Реваль Мөхтәр улы Низамов кубогына хоккей ярышы үтте. Туганы Рәдиф Сабитов химаячелегендә һәм Булат Зарипов тырышлыгы белән...

Реклама

Күәм урта мәктәбе базасы бозлавыгында Чернобыль АЭСы һәлакәте вакытында үз бурычын намус белән үтәп, алган радиация нәтиҗәсендә вакытсыз мәңгелеккә киткән, бик тә сәләтле, бик тә кешелекле, Күәм авылы егете, Күәм мәктәбенең мактаулы укучысы Реваль Мөхтәр улы Низамов кубогына хоккей ярышы үтте.

Туганы Рәдиф Сабитов химаячелегендә һәм Булат Зарипов тырышлыгы белән оештырылган ярышта Күәм авылы яшьләре, мәктәп командасы, студентлар, килгән кунаклар көч сынашты. Нәтиҗәдә, Кубокны авыл яшьләре алды, 2 урында - Күәм урта мәктәбе командасы, 3 урында - студентлар командасы. Авылдашларның истәлеген мәңгеләштереп, мондый ярышларны үткәргән мәктәп коллективына, авыл яшьләренә рәхмәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: