Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәмнең Гөлзадасы

Аяк астында ак кар шыгырдый. Кышның салкын көне, кояш нурында кар өстендә җем-җем итеп кар бөртекләре ялтырый. Тирә- юнь аклыкта. Ак дөньяны күзәтеп ашыкмый гына , ул мәктәптән өенә кайтырга чыккан. Үзалдына уйланып акрын гына атлый. Уйлары белән әле хаман мәктәптәдер мөгаен; үткәргән дәресләр, уздырган чаралар, яздырылган диктантлар, диктанттагы хаталар,...

Аяк астында ак кар шыгырдый. Кышның салкын көне, кояш нурында кар өстендә җем-җем итеп кар бөртекләре ялтырый. Тирә- юнь аклыкта. Ак дөньяны күзәтеп ашыкмый гына , ул мәктәптән өенә кайтырга чыккан. Үзалдына уйланып акрын гына атлый. Уйлары белән әле хаман мәктәптәдер мөгаен; үткәргән дәресләр, уздырган чаралар, яздырылган диктантлар, диктанттагы хаталар, аңлатасы темалар турындадыр. Әле генә үткәргән рус теле атналыгындагы укучыларның чыгышларын анализлап, имтиханнарга хәзерлекне уйлап, эш атнасына нәтиҗәләр ясап укытучым өенә атлый. Утыз ел вакыт дәвамында шушы сукмактан атлаган укытучымның барлык хезмәтләрен мин санап та, аларга бәя биреп тә бетерә алмыйм әле. Чөнки мин аның укучысы гына. Ә остазымнан күп нәрсәгә өйрәнә алам: яхшылыкка, тормыш матурлыгын күрергә, башкалар өчен куана белергә, шөкер итеп яшәргә өйрәнәм. Үземне укыткан укытучыларым белән бер коллективта эшләү миңа зур җаваплылык өсти, мин әле хаман да аларның укучысы. Фикерем дөресме, кискен җөмлә әйтмәдемме, алар ишетергә теләгәнне әйтеп җиткерә алдыммы дигән уйлар бөтерелә башымда. Икенче яктан, мин әле дә җылы канат астында, уңышларымны күрәләр, бергә куаналар, һәрчак дөрес юлны күрсәтәләр. Алар өчен мин әле дә "балакаем"...
Мин утырган партада бүген инде минем кызым утыра. Рус теле дәресе аның да яраткан дәресе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Гөлзада Гаптрәүф кызы аның да яраткан укытучысы. Рус теле грамматикасы кагыйдәләрен инде меңенче мәртәбә аңлата микән ул укучыларына. Тынгысыз укытучы хезмәте кагыйдә өйрәтү генә түгел әле. Тәрбия дәресләре итеп оештыра укытучым дәресләрен. Укучыга эзләнергә, иҗади сәләтен үстерегә мөмкинлек тә бирә . Рус классикасына мәхәббәт тәрбияли, матурлыкны таныта, дөреслекне күрсәтә, аянычлы язмышларны үз йөрәге аша уздырып аңлатып бирүче дә ул. Хезмәтен яратуы балаларны ярату белән бергә кушылып аңардан бер җылылык, яхшы энергия килеп тора. Аның күңеле керсез. Укытучымның әйткән киңәшләрен тотып ачы җилләргә каршы торып була, авыр мизгелләрне үткәреп җибәрү җайлырак. Камиллекнең чиге юк, диләр. Камиллеккә омтылып яшәү укытучымның тормыш девизы. Үзенең куйган максатларына гел ирешә ул. Ә игътибары әйләнә -тирәдәгеләргә дә, гаиләдәгеләргә дә, хезмәттәшләренә дә, укучыларына да җитә. Һәркем тоя аның күнел җылысын. Мин белгәннән бирле Гөлзада апа сәнгатьне тирәнтен аңлаучы, иҗат дәрте белән яшәүче, җыр моңга гашыйк кеше. Укытучы һөнәрен сайламаган булса, мөгаен сәхнә юлын сайлар иде. Матур әдәбиятны ярату, татар һәм рус телләрендә дә күп әсәрләр уку, дин сабакларын уңышлы өйрәнү күп вакыт ихтыяр көче сорый. Тагын бер кат аның сабырлыгы сары алтын икәненә инанасын. Гөлзада Гаптрәүф кызы тормышка гашыйк. туган җанлы, зыялы, изге күңелле чын татар мөгаллимәсе. Аның каләме дә күпләргә үрнәк. "Иң яхшы укытучы" исеменә лаек булган укытучыма хезмәтендә тагын да уңышларга ирешеп, яраткан укучылары белән бик күп кызыклы дәресләр үткәрергә язсын дим. Алда әле күңелле эш мәшәкатьләре көтеп торсын. Хөрмәт иткән, күңеле белән кайчак та миннән дә яшьрәк булып калган укытучыма рәхмәтемне әйтергә иде исәбем. Олы йөрәкле, гади кеше булганыгыз өчен, куйган хезмәтләрегез өчен мин Сезгә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев