Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КҮӘМНӘР – ҖИҢҮЧЕ

Республикабызның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, үзенең оешуына 55 ел тулу уңаеннан, Татарстан журналистлар берлеге белән берлектә, уйлап табучылар һәм камилләштерүчеләр эшчәнлеген яктырткан иң яхшы журналистлык язмасына иҗади бәйге игълан иткән иде. Ул бик күпләрнең күңелендә иҗат очкыны, илһам уятты. Конкурс исеменә матбугат битләрендә дөнья күргән яисә радио һәм телевидение...

Шушы көннәрдә әлеге конкурска йомгак ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча III урынга Күәм урта мәктәбе укытучысы Равил Садриев лаек дип табылды. Аның «Мәгариф» журналында дөнья күргән, рационализатор авылдашы эшчәнлеген мавыктыргыч итеп яктырткан «Иҗади булса хезмәтең - алдан йөрер хөрмәтең» дигән язмасы жюри тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде. Ул III дәрәҗә Диплом һәм «Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенә 55 ел» дигән истәлек билгесе белән бүләкләнәчәк.

«Мәгариф» журналы тарафыннан күренекле галим-химик А.Бутлеровның 185 еллыгына багышлап оештырылган викторина сорауларына иң дөрес җавап бирүчеләр арасында шул ук Күәм урта мәктәбеннән VIII сыйныф укучысы, «Яшь химиклар» түгәрәге әгъзасы Гөлия Ганиева да булды. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды, «Мәгариф» журналының 2013 елгы иң зирәк яшь химигы»дигән мактаулы исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев