Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күәмнәр ник сусыз?” – Әтнә таңы”

"Үләбез, ике көн авылда су юк, "Чиста су" керттеләр безгә, бик рәхәт иде. Тик кисәк кенә авыл сусыз калды, электриклар өзгән, дип ишеттек. Бәйрәмгә бүләк булды... Зинһар булышыгыз!"- дип шалтыраттылар Күәм авылыннан. Утыз көннең бәйрәме бер чыга дигәндәй, авыл сулы булды дип, хуҗаларга рәхмәт укып йөргәндә, монысы халыкның башына күсәк...

"Үләбез, ике көн авылда су юк, "Чиста су" керттеләр безгә, бик рәхәт иде. Тик кисәк кенә авыл сусыз калды, электриклар өзгән, дип ишеттек. Бәйрәмгә бүләк булды... Зинһар булышыгыз!"- дип шалтыраттылар Күәм авылыннан.

Утыз көннең бәйрәме бер чыга дигәндәй, авыл сулы булды дип, хуҗаларга рәхмәт укып йөргәндә, монысы халыкның башына күсәк белән суккандай тәэсир иткәндер. Булышасы килә билгеле, тик без язудан артык берни эшли алмыйбыз. Тагын авыл җирлеге җитәкчесе Реваль Гатауллин белән элемтәгә кердек. ( Алар, авыл җирлеге башлыклары, исән-сау булсыннар инде, Аллаһы Тәгалә аларга мидәт- куәт бирсен, тәүлек буе авыл проблемасын хәл итү өчен ничек чапканнарын үзләре белә дә, без беләбез...)

- Бүген, бүген булмаса иртәгә суны җибәрәчәкбез, акча түләп кайтып киләм. "Чиста су"ны җибәрдек, авылны сусыз тотып булмый, ә менә кем балансына кую хәл ителеп бетмәде, ни бездә, авыл җирлегендә түгел, ни коммуналь хуҗалыкта түгел. Шулай ике арада эленеп торгач, утка түләнмәде. Утка түләнмәгәч, электр оешмасы утны өзеп китте. Азрак хәл итеп бетерәсе мәшәкатьләр бар иде, озакламый хәл итеп бетерәбез инде...- дип җавап бирде Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин.

Күәмнәр, аз гына көтәсе , су булачак.

Сүрия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев