Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көнче кайнана- "Әтнә таңы"

Көнче кайнана Вәзилә беренче ире Айрат белән әз генә яшәп алган. Гаиләдә ике кыз арасында бер малай булып үскән Айрат әнисенең яраткан баласы була. 21 яше яңа тулган улы өйләнәм дип кайткач та, анасы каршы төшә. Яшь киленгә бу йортта бер дә тынгылык булмый. Ана кеше малаен Вәзиләдән көнли. "Көлешеп-сөйләшеп,...


Көнче кайнана
Вәзилә беренче ире Айрат белән әз генә яшәп алган. Гаиләдә ике кыз арасында бер малай булып үскән Айрат әнисенең яраткан баласы була. 21 яше яңа тулган улы өйләнәм дип кайткач та, анасы каршы төшә. Яшь киленгә бу йортта бер дә тынгылык булмый. Ана кеше малаен Вәзиләдән көнли. "Көлешеп-сөйләшеп, өстәл артында бергә чәй эчүебезгә хәтле ошатмый иде инде, - дип сөйли Вәзилә. - Ишек алдына, бакчага чыксак та, гел безнең арттан тыңланып йөри. Айрат атнага бер генә кайта, шабашкага йөреп эшли. Яшь чак бит, аның кайтуын сагынып көтеп ала идем. Тик бергә калырга һич тә җай юк. Малае өйдә юк чагында, эш эшләткәндә, миңа "кызым" дип дәшкән кайнанага, Айрат кайтып, күзенә күренгәч, әллә нәрсә була. Гел кирәкмәгән эшләр куша башлый, ир янына якын китерми. Ышанмассыз да: ул кичләрен безнең яткан бүлмәгә дә кереп йөри башлады, Берсендә ир түзмәде: «Әни, әйт әле, сиңа бездән ни кирәк?" - дип сикереп торды. Мин шулай да авырга уздым. Корсаклы икәнемне белеп алу белән, кайнана аборт ясатырга кыстый башлады. Ләкин тыңламадым, баланы барыбер таптым. Кайнана кызыма әйләнеп тә карамады. Ир белән дә аралар бозыла башлаган иде. Ул читтә эшли торгач, икенче хатын тапты. Күзгә сирәгрәк күренә башлады. Акчасын да юньләп кайтармады. Миңа түгел инде, әнисенә. "Касса" шунда иде. Малае читтә йөри башлагач, кайнана минем белән якынаерга тырышып карады. Тик минем күңелем каткан иде инде, ике ел торгач, аерылып, китеп бардым. Безне авылда бик тәртипле, ипле гаилә дип беләләр иде, мин киткәч, эшнең нидә икәнен аңламый да калдылар. Бөтенесе шаккатып сөйләгән. Хәзер Әгерҗедә торам. Өч ай элек кияүгә чыктым. Әле бала алып кайтырга уйламыйм. Чөнки төпле торыр урыныбыз юк. Кызым авылда, әниләр янында.
Соңгы вакытларда бөтен тән кызыша башлады. Тик торганда ачуым килә. Сашаны да (ул керәшен егете) бер сәбәпсезгә пыр туздырып ташлыйм. Эч поша. Кул астындагы әйберләрне болгап-болгап атасы килә. Гөлнара турында танышымнан ишеткәч, шунда ук үземә беркетеп куйдым: "Барам! Ул ни дияр микән?"
Караучы аны тыңлап торды да: "Син әлегә бу иреңнән бала алып кайтырга уйлама. Берәр ел торыгыз. Бозымны кайнанаң салган. Беренче ирең белән арагыз суынсын, бергә булмасыннар, дип эшләгән. Үзе түгел, кешедән ясатып алган", - диде. Вәзилә күрсәткән фотолар арасыннан да ул иң беренче аның биеме булган хатынга төртеп күрсәтте. Хатын косып чыгарган кортлар арасында берсе йомыркасы белән чыкты: әле һаман да ишәяселәре булган икән.
Вәзилә тагын шуны сөйләп алды. Беренче ире белән бер авылда аның иптәш кызы тора икән. Айрат яңадан өйләнгән. Тик бу хатын махы бирә торганнардан түгел, хәзер бием үзе килен каршында биеп йөри ди. Киленгә кайнанасы "кобра" дип кушамат та таккан. "Менә хәзер кобралар белән яшәп карасын инде! Минем кадерне белмәделәр", - ди Вәзилә. Чит кешеләр арасына чыкканда, үзең белән йөртергә дип, Гөлнара догалы язу бирде. Караучыдан: "Кем бозым салганны каян белеп була соң аны? Карточкадан ничек күренә?" - дип сорадым. Гөлнара: "Миңа андый кешенең фотосында тере кара нокта күренә. Күзем башта шуңа төшә", - диде.
Р.Мирсәетова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев