Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кочаклыйсым килә сине! – “Әтнә таңы”

Кая калды соң ул керфек какмый Икәү төнгә таң ярәшкән көннәр?!. Аһ!.. Җитәр микән йөрәк җегәрләрем - Сине бүген "шундый боек" диләр... ... Йөз елга бер күрешәбез хәзер... Сусау бетми. Мизгел ярым күреп Имәнепләр китәм. Дөнья сыйган караш Суы кибеп барган кое кебек. Элееек! Син бит башка идең! Ни үзгәрде?!...

Кая калды соң ул керфек какмый

Икәү төнгә таң ярәшкән көннәр?!.

Аһ!.. Җитәр микән йөрәк җегәрләрем -

Сине бүген "шундый боек" диләр...

... Йөз елга бер күрешәбез хәзер...

Сусау бетми. Мизгел ярым күреп

Имәнепләр китәм. Дөнья сыйган караш

Суы кибеп барган кое кебек.

Элееек! Син бит башка идең! Ни үзгәрде?!

Сулык-сулык килә чигә уйлый-уйлый. ...

Булмый! Беләм, пыску үлемгә тиң.

Безнең өчен. Җаның утсыз.

Утсыз янып булмый...

Мин... Хәлеңне сорарга да кыймыйм.

(Сорасам да әйтмәсеңне тоям)

Кирәк бит,ә! Җаннар тәңгәллеге -

Син бар яклап никтер минем сыман.

Əйтергәме-әйтмәскәме?! Белмим.

( Син бит минем үзәгемнән өзелгән үз кешем!)

Башкасына исем китмәс иде...-

Үз-үзеңне югалтырсың төсле...

Дәшү-авыр. Дәшмәү-газап. Нишлим?!.

Каян табыйм шыксызлыктан ышык?!

. ... Дөньясыннан яшерердәй булам. -

Кочаклыйсым килә сине! Кысып-кысып!..

Эльмира Җәлилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев