Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КОДА

Узган гасырның соңгы утызга якын елын без Арча районы составында яшәдек. Ул елларда иң авыры - мюл йөрү газабы булгандыр. Арчага автобус йөрми, берәр киңәшмәгә барасың булса кичтән Казанга барып кунасың да, иртәгесен поезд белән Арчага төшәсең һәм иртәгесен шуның киресен кабатлыйсың.

Мин ул вакытларда Чембулат сигезьеллык мәктәбе директоры итеп тәгаенләделәр. Киңәшмәгә барып утырабыз, анда мәгариф бүлеге җитәкчесе Заһид Шәрәфиевич Гаделшин нотык тота. Мактау өлешендә иң беренче Арча районы мәктәпләре атала. Җитәкче андагы директорлар белән таныш. Ул 1952-1953 елларда ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшли. Чыгышның икенче өлешендә безгә эләгә: өлгереш -түбән, тәртип ягы "аксый"... Мин6 яшь кеше, таныш та түгел, бернәрсә белән дә аклана алмыйм.

Шул елларда олы кызымны Арча егетенә кияүгә бирдем. Беркәнне безне ашка җыйдылар. Берәү иң башларымнан кысып тотты. Күтәрелеп карасам, элекке мәгариф бүлеге җитәкчесе басып тора. Ул кияүнең атасының апасына өйләнгән булган икән. Шулай итеп кода була инде!

Хәзер инде вафат булуына шактый еллар үтте. Бу язмам аның рухына дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев