Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коеп яуган яңгырдан соң Уфада ир-ат мәете табылган

Хокук саклау органнары ирнең көчле яңгыр корбаны булу-булмавын ачыклыйлар. (Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Уфаның Кольский урамында аномаль яңгырдан соң билгесез ирнең мәете табылган, дип яза "Российская газета". Басма мәгълүматы буенча, ирне көчле су агымы Уфаның Российская урамында урнашкан 47нче номерлы йорт янындагы җәяүлеләр кичүендә бәреп ега. Ир башы белән асфальтка...

Хокук саклау органнары ирнең көчле яңгыр корбаны булу-булмавын ачыклыйлар.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Уфаның Кольский урамында аномаль яңгырдан соң билгесез ирнең мәете табылган, дип яза "Российская газета".

Басма мәгълүматы буенча, ирне көчле су агымы Уфаның Российская урамында урнашкан 47нче номерлы йорт янындагы җәяүлеләр кичүендә бәреп ега. Ир башы белән асфальтка бәрелә һәм агым аны үзе белән алып китә.

"Интерфакс" агентлыгы чыганагы Кольский урамында табылган ирнең тәнендә күп сандагы яралар булган, дип раслый. Хокук саклау органнарында ирнең көчле яңгыр корбаны булу-булмавын ачыклыйлар. Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре суд-медицина экспертизасын үткәрә башлаган. Аның ярдәмендә ирнең үлеме һәм шәхесе ачыкланачак.

Уфада кичә ике сәгатьтә ике айлык норма күләмендә яңгыр яуды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/05/147713/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев