Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Колакларыгыз авырмыймы?!

Урамда кояш, ялт иткән һава торышы, ә сез көчле томау белән көрәшеп өйдә ятасыз... Таныш хәлме? Ә бәлки тамагыгыз шешкән яки колагыгыз авырта торгандыр? Нишләргәме? Һичшикшез колак, тамак, борын авыртуларын дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта табиб Альбина Миңлебаева белән сөйләшәбез. - Альбина Фәнисовна, әлеге авыртуларны сәбәпләре ни дә?...

Урамда кояш, ялт иткән һава торышы, ә сез көчле томау белән көрәшеп өйдә ятасыз... Таныш хәлме? Ә бәлки тамагыгыз шешкән яки колагыгыз авырта торгандыр? Нишләргәме? Һичшикшез колак, тамак, борын авыртуларын дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта табиб Альбина Миңлебаева белән сөйләшәбез. - Альбина Фәнисовна, әлеге авыртуларны сәбәпләре ни дә? - Нигездә, ел фасылларына туры килмәгәнчә киенү, көчле стресслар, өшү яки салкын ризыклар куллану, организмга витаминнар җитмәү, авырту кеше белән тыгыз аралашу, грипптан һәм ОРЗдан сыйфатлы препаратлар белән дәваланмау моңа сәбәпче булып тора. Әлеге факторларның барысы да иммунитет түбәнәюгә китерә. - Отит дибез, Ул ни дигенне аңлата? - Отит - колакның бер бүлегенең (тышкы, урта, эчке) ялкынсынуы. Тышкы отит еш булмый, әмма бу бик җитди авыру. Эчке яки урта отит - инфекцион авырудан өзлегү, томау төшү нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Табибка бармыйча, теләсә нинди тамчылар белән дәвалану тыела. - Аны булдырмау өчен нишләргә кирәк соң? - Борыннан чыккан сыек бүлендекләр куркыныч түгел. Иң мөһиме аның куеруын булдырмаска кирәк. Моның өчен күбрәк су эчү зарур. Шулай ук бүлмәне еш җилләтергә, тузанны юеш чүпрәк белән сөртеп торырга кирәк. Бүлмәдә 18-20 градус җылы булырга тиеш. - Табиб буларак киңәшләрегез. - Колак эчен җәрәхәтләмәү өчен шырпы, фитошәмнәр, башка төр әйберләр кулланмаска киңәш итәр идем. Шулай ук колак эчендәге "бөке"не дә мөстәкыйль рәвештә алу, сабыйларның колакларын чистарту рөхсәт ителми. Яңа туган балаларда колак ялкынсынуын булдырмас өчен, әниләргә вертикаль яки ярым вертикаль рәвештә ашатырга киңәш ителә. Колак ялкынсынуы белән еш авыручыларга су коенудан, чумудан тоелырга кирәк. Иң мөһиме үз вакытында табибка күренү, авыртуны тиз арада дәвалауга китерә. - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев