"Колорадо" белән көрәш башлана
Колорадо коңгызына каршы ничек кенә көрәшмиләр. Ә менә миңа “химия” кулланмыйча көрәшә торган ысул турында сөйләделәр.
Беренче карашка гади кебек, тик катлаулылыгы да бар. Озак итеп су кайнатырга туры киләчәк. Ә тәртибе менә мондый.
- Бәрәңгене төрле бактерия, гөмбәчек һәм авырулардан азат итү өчен ярты сәгать чамасы марганцовкалы суда тотыгыз.
- Моннан соң, ачы әрем җыеп, тыгызлап берәр савытка тутырыгыз һәм өстенә су коегыз. Шуны су бермә-бер кимегәнче сүрән утта кайнатырга кирәк.
- Ул төнәтмәне сөзеп алып, 10 литр суга 1 литр күләмендә салып, бәрәңге сабаклары өстенә сибегез.
- Ачы яшеллекне кортлар ашамаячак. Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/колорадский-жук-вредитель-жук-582966/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев