Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коляскадагы Әтнә егете чемпионатны күрде

Су төрләре буенча дөнья чемпионаты башкалабыз Казанда узачагы билгеле булганнан бирле һәр кеше әлеге вакыйганы зур дулкынлану белән көтеп яшәде. Чөнки әле кайчан гын шаулатып уңышлы рәвештә Универсиаданы уздырып җибәрсәк, инде менә чират әлеге чемпионатка да җитте. Хәтта спортка карата битараф булганнарның да әлеге тарихи вакыйганың нәкъ менә Татарстаныбызның башкаласы...

Су төрләре буенча дөнья чемпионаты башкалабыз Казанда узачагы билгеле булганнан бирле һәр кеше әлеге вакыйганы зур дулкынлану белән көтеп яшәде.

Чөнки әле кайчан гын шаулатып уңышлы рәвештә Универсиаданы уздырып җибәрсәк, инде менә чират әлеге чемпионатка да җитте. Хәтта спортка карата битараф булганнарның да әлеге тарихи вакыйганың нәкъ менә Татарстаныбызның башкаласы - Казанда узуы үзен татар дип санаган һәрбер татар җанлы кеше эчен зур горурлык булгандыр, минемчә. Шәхсән, үзем ачылу тантанасын телеэкраннар аша карап, көндә ярыш нәтиҗәләре белән танышып барганлыктан, әлеге чараны үз күзләрем белән йөзләгән тамашачы белән бергә спорт залына барып карау турында бик хыяллана идем. Тик хыял бер нәрсә, ә аны тормышка ашыру бөтенләй икенче мәсьәлә. Әмма кайчакта чынга аша алмас дигән хыялларның да чынга ашып куя икән. Социаль яклау үзәгеннән билетлар булуы турында хәбәр итеп шалтыраткач, могҗизаның көтмәгәндә булуына кабат инандым. Тик билет булу бер нәрсә, ә менә Казанга барып, йөреп кайту икенче нәрсә. Шөкер, тик монда да артык борчылырга туры килмәде. Чөнки безне туплап, берләштереп алып барып кайтырга алынучы Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Җәләлетдинова Фәридә апа булды. Чөнки 1нче август көнне ул безне Казанга алып китте.

Без дигәнем, авылдашым - Камаева Рузия апа һәм әле бала гына булуына карамастан, олыларча түзем, тормышка гашыйк Күңгәр авылы кызы Гатиятуллина Азиза идек. Ә инде Казанга килеп төшкәч, андагы матурлыкны күреп сокланып туя алмадык. Төрле спорт корылмаларын карап, истәлеккә фотларга төшеп, һәр минутның мизгелләрен күңелләребезгә якты истәлек итеп саклый бардык. Анда күреп алган хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып биреп бетерерлек түгел. Әле бүген дә шул хис-кичерешләрдән айный алмый йөргән көннәребез. Бу чарада катнаша алуыбыздан кәефләребез иң югары дәрәҗәдә иде. Хәтта кайтканда коеп яуган яңгыр да, күк йөзен томалап алган кара болытлар ул көнне безнең күңелләргә һич кенә дә тәсир итә алмады. Чөнки һәрберебезнең күңелендә илаһи бер нур бар иде.

Мондый мөмкинлек тудырып, ачы язмышларыбызны берникадәр вакытка кадәр генә булса да татлыландыруга өлеш керткән һәркемгә аеруча җил-яңгыр тидерми, күз карасыдай кадерләп саклап, кырык эшен кырык якка ташлап, алып барып кайткан Фәридә апа Җәләлетдиновага йөрәк түреннән чыккан иң олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез! Безне шул рәвешле сөендергәнең өчен, Аллаһы Тәгалә үзеңне шатландырсын. Җан һәм тән саулыгы, иминлеге насыйп итсен.

Мөнир ШАКИРОВ, Күшәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев