Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Колясканы машина бәрдергән

Авария кичә Рус Акташы авылында булган.

 Татарстанда автоледи автомобилен кул тормозына куймаган һәм машина колясканы бәрдергән, сабый реанимациядә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә республиканың Әлмәт районы Рус Акташы авылында булган. Башлангыч фаразлар буенча, «Лада» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе, машинасы белән килеп туктагач, аны кул тормозына куярга оныткан. Машина кузгалып китеп, алты айлык сабый яткан колясканы бәрдергән. 

Авыр тән җәрәхәтләре алган сабыйны Әлмәттәге «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең медицина-санитар частенә китергәннәр. Хәзер ул реанимациядә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-10-2020/tatarstanda-avtoledi-avtomobilen-kul-tormozyna-kuymagan-mashina-kolyaskany-b-rderg-n-5779120 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев