Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыгурҗада мәктәпкә ярдәмгә килгәннәр

Мәктәп- зур бер хуҗалык.Тормышның катлаулылыгы, мәшәкате мәктәпне дә читләтеп үтми.Бүгенге көндә тормыштан артта калмыйча яшәү өчен, төрле юллар табарга кирәк. Яз җитү белән мәктәп яны участогында да эш кайный башлый:җир сөрү,тирес китертү кебек эшләр һәр хуҗалыктагы кебек мәктәптә дә бар. Билгеле,мәктәпнең үз техникасы булмау да зур авырлык тудыра. Бу очракта...

Мәктәп- зур бер хуҗалык.Тормышның катлаулылыгы, мәшәкате мәктәпне дә читләтеп үтми.Бүгенге көндә тормыштан артта калмыйча яшәү өчен, төрле юллар табарга кирәк.
Яз җитү белән мәктәп яны участогында да эш кайный башлый:җир сөрү,тирес китертү кебек эшләр һәр хуҗалыктагы кебек мәктәптә дә бар. Билгеле,мәктәпнең үз техникасы булмау да зур авырлык тудыра. Бу очракта мәктәп җитәкчелеге җирле үзидарә, күмәк хуҗалыкка мөрәҗәгать итә.Мәктәп һәм авыл җирлеге бербөтен булып авырлыкларны җиңеп чыга.Быелгы уку елында безнең укучылар макулатура җыеп тапшырып ,күп кенә агачның гомерен саклап калдылар. Ә техника белән "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән күмәк хуҗалык директоры Хакимов Әнәс Абдулла улы ярдәм итте. Җирле эшмәкәр ,Зарипов Фердинант Марс улы ,шәхси машинасы белән укучылар тапшырган макулатураны кабул итү пунктына илтеп, мәктәпкә ярдәм кулы сузды.
Яз - авыл җирендә күмәк хуҗалык өчен дә катлаулы чор. Шулай булуга да карамастан җитәкчеләр безгә, мәктәпкә,ярдәм итү ягын карыйлар.Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә,алар безнең үтенечләрне кире какмыйлар. "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән күмәк хуҗалыгы директоры Хакимов Әнәс Абдулла улына, җирле үзидарә рәисе Зиннатуллин Әхтәм Гәбделәхәт улына чын күңелдән рәхмәтебезне белдереп,җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев