Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗа авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, кодагыебыз Әхмәдуллина Рәмзия ХәМәтфәим кызының 25 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Без сине ихлас йөрәктән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән...

Кадерлебез! Без сине ихлас йөрәктән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, муллыкта, куанычта, тигез тормышта яшәргә язсын сиңа.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән кода-кодагыең: Газинур-Люция, киявең-кызың: Илнур-Энҗе, оныгың Закир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев