Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗа авылында яшәүче әниебез, Әхмәдуллина Рәмзия ХәМәтфәим кызының 25 гыйнвар көнне – 50 яшьлек юбилее.

Олы йөрәкле кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син изге җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, мәрхәмәтле һәм кайгыртучан әни. Алдагы тормышыңда сиңа җан тынычлыгы, күтәренке кәеф, тән сихәтлеге, борчу-хәсрәтсез көннәр, мул тормыш телибез. Әтиебез белән иңне-иңгә куеп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның кадер-хөрмәтен, игелеген күреп яшәргә язсын! Якты ал...

Олы йөрәкле кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син изге җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, мәрхәмәтле һәм кайгыртучан әни. Алдагы тормышыңда сиңа җан тынычлыгы, күтәренке кәеф, тән сихәтлеге, борчу-хәсрәтсез көннәр, мул тормыш телибез. Әтиебез белән иңне-иңгә куеп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның кадер-хөрмәтен, игелеген күреп яшәргә язсын! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын.
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын.
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын -
Тик син безгә, безгә багышладың.
Һәм бүген дә моны аклыйсың.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр -
Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәкыйп
һәм кызың Гөлчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев