Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗа да бакча булачак

Татарстан Президенты программасы нигезендә, тагын бер балалар бакчасы сафка басып килә.

Комыргуҗа мәктәбенең элекке Шиһабетдин Мәрҗани музее һәм рус теле бүлмәләрендә балалар бакчасы урын ала. Алары башка урынга күчерелә. Бакча белән мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева таныштырды.

Биредә дә Арча МСО оешмасы эшли.

- Оешма прорабы Фәнил Нуриевка да, бригада эшчеләренә дә зур рәхмәтле без. Үзегез карагыз әле, - дип куана-куана, мәктәп директоры бер бүлмәдән икенчесенә алып йөрде.

Беренче чиратта күзгә ташланганы - яктылык булды. Һәр бүлмәдә шулай. Уен залында "теплый пол" ясаганнар. Йокы бүлмәсенең иркенлегенә сокландым. Һәрхәлдә 20 балага расчет ясалган балалар бакчасы хәйран зур тоелды. Бәдрәф бүлмәләре дә кечкенә түгел. Аерым чишенү һәм ванна бүлмәләре дә бар. Һәрберсе инде бүген үк заманча җиһазландырылган.

Бакчага урам яктан керә торган ишек төбен, баскычны ремонтлаучы эшчеләр белән аралаштым. Раушан Зарипов һәм Ансар Хәйдәров күрше районның ир-егетләре.

- Бишенче көн эшлибез. Безгә кадәр аерым бригадалар килеп эчке ремонт уздырганнар, электр уты керткәннәр, санузел һәм канализация үткәргәннәр. Без баскычны гына түгел, пандус та эшлибез. Машина бар - кайтып-китеп йөрибез. Эшкә өзеклек юк, материаллар җитә, - диделәр.

Мәктәп директоры сөйләгәннәрдән һәм үзем күргәннәрдән чыгып әйтә алам: тулысынча оешып, тиешле җиһазлар урнашкач, балалар бакчасы бик матур булачак. Гөлбану Шәрәфиева:

- Мөдире, тәрбияче, нянясы гына түгел, пешекчесе дә аерым була, - диде.

Комыргуҗа халкы яңа уку елы башланганда, яңа балалар бакчасы да ачылыр дип өметләнә.

Автор фотосында Раушан Зарипов белән Ансар Хәйдәров эш вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев